Район башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә килеп, азык-төлек җыелмаларын тапшырды.
Карашай -Саклау авылында гомер итүче, районыбызның иң өлкән кешесе,103 яшьлек Зәкия әби Шайдуллинаны өлкәннэр көне белән Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы котлады.
Бүген Сарман мәдәният йортында укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Бүген 22-26 сентябрьдә һәм 27 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр комбайнчылар, механизаторлар һәм агрономнар арасында шикәр чөгендере үстерү һәм җыю буенча ярышларда җиңүчеләр билгеләнде .
5 нче октябрьдә Сарманда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт педагогларны бүләкләү тантанасыннан башланды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Илмира Наил кызы "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Инглиз теле укытучысы Гарайшина Эльмира Хазинур кызы Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм аларга эшләрендә уңышлар телибез!
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин"Тауфик" мәчете каршындагы "70 төрлесөңәр"мәйданчыгы эше белән танышты.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Исмәгыйлевне өлкәннәр көне белән котлады, азык-төлек җыелмасын тапшырдылар һәм тизрәк савыгуын теләде.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипҗан Әхмәтҗановны өлкәннәр көне белән котлады, азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин күптән түгел генә бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Урта Кәшер авылында яшәүче Нәфисә Нәбиулла кызын Өлкәннәр көне белән котлады, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.
Бүген Җәлил интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.