ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

“Күңел яшь әле...”  

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында 3 октябрьдә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман сәнгать мәктәбе укучылары өлкәннәр өчен бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмнең кульминациясе бәйрәм кунакларына багышланган концерт булды.Концерт программасында укучылар бәйрәм кунаклары өчен җырлар һәм биюләр башкардылар. Концерт программасы ахырында кунакларга котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-9 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

Петровский Завод авылында Өлкәннәр көне уңаеннан "Картлыкның да яме" исемле бәйрәм чарасы үткәрелде. 

Чираттагы гуманитар ярдәм.

Сарман гимназиясенең 4 В сыйныфы укучылары "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.

Югары Чыршылы авыл җирлегендә Өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котладылар һәм азык-төлек  пакетлары тапшырдылар.

Илексаз авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышлап бүләкләр таратылды. Бүләкләр үзара салым акчаларына алынды.

2 октябрьдә профсоюзның яңа әгъзалары өчен Гомумроссия мәгариф профсоюзына керү турында гаризалар кабул ителә. Яңа укытучыларга тантаналы рәвештә яңа электорон профсоюз билетлары тапшырылды. Моннан тыш, Profcards федераль бонус программасы белән таныштырдык.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

"Җәмигъ" мәчете балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International