ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

"Җәмигъ" мәчете балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре "Хәтер бизәкләре" интерактив чарасында катнаштылар.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ягафаров Азат Фердинанд улы гражданнарны онлайн кабул итте.

"Путешествие в прошлое" пректын гамәлгә ашыру кысаларында, Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7В сыйныфы укучылары "Археология" дип аталган интерактив чарада катнаштылар.

Күп кенә илләрдән актив һәм талантлы кешеләр #вфм2024 2024 елның төп яшьләр вакыйгасында катнашырга карар иттеләр инде.

Мөһим һәм берләштерүче, гаҗәп һәм онытылмас! 1 марттан 7 мартка кадәр «Сириус»Федераль территориясендә узачак Бөтендөнья яшьләр фестивале нәкъ шундый булачак.

Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга « Царство против разбойников» исемле мультфильм, 5-11 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

Бүген өлкәннәр декадасында «Ныклы гаилә», "Гаилә-Тынычлык нигезе" проектлары  һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы  кысаларында  Сарман Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова  Фәрит һәм Зәкия Зәкиевләрне Алтын туйлары белән котлады.

Дуслар, исегезгә төшерәбез, иртәгә, 4 октябрьдә Татарстанда хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерү үткәрелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 10:43 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә кыска вакытка электр сиренасы эшләтеп җибәреләчәк

Азалак авыл җирлегендә ветераннар Советы рәисе, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белделәр. Азалак авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән өлкәннәр көне белән котладылар

Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Они защищали отчий дом" интерактив чарасында катнаштылар.

Шәрләрәмә ветераннар Советы рәисе Шайгарданова Роза Хәким кызының 75 яшьлек юбилее


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International