ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Югары Чыршылы авыл  җирлегендә  гражданнарның үзара салым акчасына су башнясы буялды.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Алтын көзнең иң матур, хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе - "Өлкәннәр көне" уңаеннан "Тарих битләрен барлап" дип исемләнгән экскурсия тәкъдим итәбез.

Мәдәният учреждениеләре тарафыннан Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар анонслары.

«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кызлар депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә 2023 елның 4 октябрендә сәгать 10дан 15кә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.

Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50.

Өлкәннәр көне уңаеннан, «Байгал» исемле татарстан фильмы күрсәтелә.

Карашай-Саклау авыл жирлеге махсус хәрби операциядәге егетләребезгә авыл халкы ярдәме белән токмач кисте.

Һәр кеше кайчан да булса бабаларының кем булуы, кайчан туган, нәрсә белән шөгыльләнгәннәре турында уйлана. Бу сорауларга җавапларның беренче чыганагы - хуҗалык кенәгәләре һәм гражданлык хәле актлары.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «Минем шәҗәрәм. Беренче адымнар» темасыны класс сәгате үткәрделәр, анда бүлекләрдә нинди документлар һәм ничә еллар саклануы, гражданның тууы һәм яшәве турында мәгълүматлар ничек табылуы турында сөйләделәр, экскурсия уздырдылар.

27 сентябрьдә Сарманда «Автобабай» машина йөртү осталыгы район бәйгесе үтте. Анда 60 яшьлек һәм аннан өстәрәк ир-атлар, 55 яшьлек һәм аннан өстәрәк хатын-кызлар — барлыгы 13 кеше катнашты.

Чураш авылында яшәүче Хисамиева Сэрия Гарифҗан кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. һәм Чураш китапханәче Г.Ф.Фахриева озын бәхетле тормыш теләп калдылар.

Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, «Милли горурлык» исем астында киновикторина үткәрелде. Балалар татар халкынын милли киемнәре, ризыклары, бизәнү әйберләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Аларга «Умка» исемле яңа мультфильм, 5-11 нче сыйныф укучылары өчен К.Насыри һәм Г.Тукай әсәрләренә төшерелгән фильмнар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International