ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

30 сентябрьдә Җәлил бистәсендә 2023-2024 елгы хоккей сезоны ачылды, шулай ук район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләк иткән боз салу машинасын тапшыру тантанасы булды.


30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

30 нчы сентябрьдә "Җәлил гимназиясе"нең 7-8 нче сыйныф укучылары Җәлил бистәсенең Боз сараенда булдылар һәм Сарман районы башлыгының Җәлил бистәсенең спорт мәктәбенә бүләк иткән боз салу машинасын тапшыру тантанасында катнаштылар.

1 октябрь – Өлкәннәр көне. Бу көнне без районыбызның абруен, куәтен күтәргән, тормыш елъязмасына матур сәхифәләр өстәп барган ветераннарыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, алар өчен горурлык хисләре кичерәбез.
29 сентябрь көнне Сарман үзәк итапханәсендә «Олы җанлы, батыр өлкәннәрем, бәйрәм белән сезне, өлкәннәр!”» дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте. Өлкән буынның бай, рухи күтәренкелеген саклау, аларны олылау максатыннан чәй өстәле оештырылды.
Өлкәннәрне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Афзалетдинова тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен, эш дәверендәге кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Чара җырлар, шигырьләр, уеннар белән аралаштырып алып барылды. Кичәне «Сезнең янда күңел яктыра» дигән китап күргәзмәсе бизәде. Соңыннан өлкәннәребез “Көз бүләкләре” фотозонасында фотога төштеләр. «Бер күрешү – үзе бер гомер» - , дип юкка гына әйтмиләрдер. Булдыра алганча, игелек кылып, ярдәм итеп, җылы сүзебезне бүләк итеп яшик.

Бүген Сарман муниципаль районы Яр Чаллы шәһәрендәге ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең товарларын тәкъдим итә.
Теләүчеләрне кайнар чәй һәм блиннар белән сыйлыйлар.

Россиядә яңа истәлекле дата барлыкка килде — Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре Россия белән берләшкән көн. Ул бүген билгеләп үтелә һәм ел саен 30 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк.


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Әбиләр һәм бабайлар көнендә ветераннарны һәм пенсионерларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, сабырлык, киләчәк тормышта иминлек теләде.

Ветераннар конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар, бик күп тәэсирләр, уңай эмоцияләр алдылар.

Түбән Табын интернат мәктәбе укучылары  "Путешествие в прошлое" проектының өченче этабында катнаштылар. "Мы художники" интерактив чарасы барышында укучылар Альтамир гарәбәләренә виртуаль сәяхәт кылдылар, күмер белән рәсем ясау техникасы белән таныштылар.

Әлеге чара турында тулырак мүгълүмат белән түбәндәге сылтамалар буенча танышырга мөмкин:

https://vk.com/club76664579

https://sarman-muzei.ru/.

Кәүҗияк авыл җирлегендә Халыкара өлкәннәр көне

22 сентябрьдә «Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында Л.Н.Толстой исемендәге мәктәп укучыларының ХХІ Республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабы узды. Анда Сарман районы мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары катнашты. 1 нче Җәлил мәктәбе укучылары мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Абдуллина Милена, 10 нчы сыйныф укучысы җиңүче булды, җитәкчесе-Гайфуллина С. А.

27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм алдыннан безнең мәктәптә тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Э.Ш., география укытучысы Мостафина Н.К. һәм Шакирова А. а., "Самородки" яшь геологлар командасы 6 сыйныф укучылары өчен «туристик маршрут» спорт-уен программасын үткәрделәр. Балалар мавыктыргыч формада «туризм» төшенчәсе, туризм төрләре белән таныштылар, үзләре белән походка алырга кирәклеген белделәр. Маршрутларда ярыштылар: җирлектә ориентлашу.
Вакыт күңелле, кызыклы һәм сәламәтлеккә файда белән үтте!
Матур һава торышы һәм яхшы кәеф безне озатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International