Бүген безнең районга эш визиты белән Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде. Сәфәр вакытында аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде.
Сарман районының крестьян (фермер) хуҗалыкларында урып-җыю эшләре актив бара. 955 гектар суктырылган, 14%, 1511 тонна суктырылган, уңыш 16ц/га.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл җирлеге башлыгы чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гаилә җиләк үстерү буенча КФХ ачуда ярдәм итүне һәм киләчәктә грант ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
7 нче август көнне Колмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске зират янындагы юл буенда үлән чаптылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе «Россия Федерациясендә исәп-хисапларны гамәлгә ашырганда контроль-касса техникасын куллану турында» 22.05.2003 №54 – ФЗ Федераль закон нигезендә (алга таба-54-ФЗ номерлы Федераль закон) контроль – касса техникасы (алга таба-ККТ) Россия Федерациясе территориясендә барлык оешмалар тарафыннан мәҗбүри рәвештә кулланыла һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан акчалата һәм (яки) акчасыз исәп-хисаплар башкарганда.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге оешмаларның хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне НОК үткәрү буенча иҗтимагый советлар башкара. Аны үткәрү планлаштырылган учреждениеләр исемлеге порталда тәкъдим ителгән bus.gov.ru, шулай ук районның рәсми сайтында. Игътибар итегез, НОК мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык учреждениеләрдә дә үткәрелми. Мәсәлән, әгәр мәдәният оешмасының үз бинасы булмаса яки аны башка оешмадан арендага алса һәм шул ук вакытта гастрольләр белән генә шөгыльләнсә, хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү үткәрелми.
Районның сәнгать үзешчәнлегендә катнашучылар оештырган Агитбригада игенчеләргә үзенең концерт программасы белән ярдәм итә. Бүген агитбригада "Нуркей"агрофирмасы кырларында чыгыш ясады.
Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
5 август көнне Колмәт мәдәният йортында "Минем күңелле кыңгыраулы туп"дип аталган күңел уеннар уздырылды
Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшлэп килуче "Чишмә", "Горлэвеклэр" фольклор ансамбльлэре коллективы, Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы җирлегендә, ачык һавада урнашкан "Бабай утары" музей биләмәләрендә уздырылган "Җырлыйк әле - 2023" төбәкара фестиваленда гореф-гадәтләребезгэ багышланган "Мендәр тутыру" йоласы белән уңышлы чыгыш ясап, фистиваль Дипломана лаек булды.