ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2023 ел
җомга

Бу дата бөтен дөньяда медицина җәмгыятьләре, җәмәгать оешмалары һәм хроник стадиягә күчеп, миллионлаган кешенең гомерен ала торган авыруның таралу проблемасына битараф булмаган барлык кешеләр тарафыннан билгеләп үтелә.


27 июль көнне коррупциягә каршы  көрәш кысаларында лагерь балалары катнашында “Без коррупциягә каршы” дигән бик  үтемле чара үтте.  Китапханәче  баларга ришвәтчелек, аның барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты. Алар белән “Бел һәм курыкма” дигән сорау - җавап үткәрелде.  Лагерь балаларына ришвәтчелеккә каршы театральләштерелгән “Теремкәй” әкияте күрсәтелде. Бу әкият балаларда  геройларының уңай һәм тискәре эшләрен дөрес бәяләргә, намуслылык, әдәплелек һәм игелеклелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.  Балалар үз чиратында бу явыз күренешнең чәчәк атуына ничек каршы торырга, үз-үзеңне ничек сакларга, ришвәтчелекнең колы булмаска, закон алдында җаваплылыкны аңларга тырыштылар. Барыбызда безнең киләчәгебез ышанычлы, гадел булсын дигән теләктә таралыштык.

27 нче июль көнне Сарман район мәдәният хезмәткәрләре Донбаста һәлак булган балаларга багышланган "Хәтер көне" акциясенә кушылды

Мортыштамак мәдәният йортында Донбасстагы сугышта халэк булган балаларны искә алу көненә багышланган "Хәтер кораблары" истәлекле акциясе узды.


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 23-24 июлендә «авылда яшьләр эшкуарлыгы акселераторы» проектының беренче этабы узды, анда Сарман муниципаль районы вәкилләре катнашты.

Интернетта экстремизм мәсьәләләре.

Бүген Сарман муниципаль районы Башкарма комитетында Сарман муниципаль районында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Раиса каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Хөсәенова Венера Мәхмәт кызы белән эшлекле очрашу узды. Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Районның үзмәшгуль эшләнмәләре күргәзмә-сату планлаштырылган, чара Сарман авылында һәм Җәлил бистәсендә Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.

27 июль — Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне. Бу дата 2022 елда Донецк Халык Республикасы Башлыгы Указы белән Донецк Халык Республикасының һәлак булган балалары турында истәлекне мәңгеләштерү өчен булдырылган. «Форпост» үзәге активистлары «Донбассның ак фәрештәләре» истәлекле акциясенә кушылдылар һәм ата-аналарының назлы кочагыннан аяусыз тартып алган кечкенә фәрештәләрне искэ алдылар.

Бүген,2023 елның 27 июлендә, Илексаз авылында яшәүче Рәхимова Мөхәсәнә Газиз кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Совет аппараты җитәкчесе Исмәгыйлова Юлия Равил кызы котлады, ул район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. Шулай ук ветеранны авыл җирлеге башлыгы Гыйльфанов Флер Мусабир улы, КЦСОН директоры Шәфкать Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы, "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы, туганнары, якыннары котлады, Мөхәсәнә Газиз кызына котлаулар белән бергә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Барлык катнашучылар да аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшысын теләделәр!

Мортыштамак мэдэният йорты каршында эшлэп килуче "Чишмэ" фольклор ансамбле "Шэфкать" халыкка социаль хезмэт курсэту узэгендэ  хэйрия концерты белэн чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International