Бүген 25-29 июль көннәрендә комбайнчылар арасында уңыш җыю буенча ярышларда җиңүчеләр билгеләнде. Аларны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Салихов һәм районның җитештерү комплекслары идарәчесе Илшат Вәлиев бүләкләделәр.
Бүген Әлмәт районы Ирекле авылында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган Газизуллин Данияр Марс улын соңгы юлга озаттылар.
Җәлилдә яшәгән якташыбыз агымдагы елның 16 мартында үзе теләп Донецк һәм Луганск республикалары территориясендә барган махсус операциягә китә. 20 июль көнне аның хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы билгеле була. Даниярны туган авылында җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга бик күп халык килгән иде. Сарман районы, Әлмәт шәһәре, җирлек җитәкчелеге, туганнары, якыннары, авылдашлары, дуслары Даниярның әти-әнисе, гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар. Авылның имам-хатыйбы дини йолаларны башкарып, җеназа намазы укыды. Данияр Марс улы, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
29 июль көнне РМЙ хезмәткәрләре "Мәдәни шимбә" акциясендә катнашты. Балаларга татар халык уеннары, биюләре оештырылды.
30 нчы июль конне Мортыштамак авыл жирлегенен Мортыш елгасы буенда Хэрби дингез флоты коне унаеннан зур кунел ачу чарасы оештырылды.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, райондашлар!
Сезне чын күңелдән Хәрби-диңгез флоты көне белән котлыйм!
Кайчандыр иге-чиге булмаган диңгез киңлекләре флотында үзенең хәрби бурычын үтәп кайткан барлык ветераннарны да, хәзерге вакытта хезмәт итүче диңгезчеләрне дә әлеге бәйрәм белән тәбриклим.
Көчле затларга – иң изге теләкләр!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телим. Күк йөзе һәрвакыт аяз, өегездә бәхет булсын!
Безнең республикада интернетны үстерү институты һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Россиягә якын чит илләрдән күчеп килгән кешеләрнең "бөтен үзләре" документаль фильмын төшерү башланды. Төп геройлар инженерлар, укытучылар һәм, әлбәттә, табиблар.
Бүген район Советы утырышларының кече залында район башлыгы Фәрит Хөснуллин «Агросила» АҖнең «Таяныч» хәйрия фонды башкарма директоры Гөлнара Равзиева белән очрашты.
Яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 25 маеннан 12 ноябренә кадәр «синең эшең " Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Россиянең яшь эшкуары .
Хәзерге вакытта КЗС-812-22 иген җыю комбайны Маликов Флер Алмазовичның крестьян (фермер) хуҗалыгы кырларында уңышлы эшли һәм көзге арышны суктыра. 2023 елда "ЭКОКОРМ" авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү тәэмин итү-сату хезмәт күрсәтү кооперативы 10300 мең сумлык үзйөрешле КЗС-812-22 ашлык җыю комбайнын сатып алган. комбайн өчен 4291 мең сумлык субсидия алган. 2023 елда федераль бюджеттан финанслана торган «кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты кысаларында 2023 елның 1 кварталында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга ярдәм итү программасы буенча (50 процент тотылган чыгымнар НДССЫЗ).