11 июль көнне Сарман авылында яшәүче Абүзәр һәм Гөлнур Хөсниевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.
Сарман муниципаль районының "Айтуган" универсаль спорт залы директоры итеп Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы билгеләнде.
Сарман муниципаль районының "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры итеп Гәрәев Рәшит Рафаэль улы билгеләнде.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Башкарма комитет бүлекләре белгечләре, җирлек башлыклары һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучы гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.
Беренче яртыеллыкта Татарстан предприятиеләре һәм бизнесы өстәмә кыйммәткә салым буенча ярты миллиард (487 млн) сумга якын акча түләде. Узган ел НДС буенча өстәмә түләүләр суммасы 1,4 млрд тәшкил итте. Бу хакта «Реаль вакыт»ка биргән интервьюсында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Республиканың баш салым белгече ни өчен эшмәкәрләрне комиссиягә салым хезмәтенә чакыралар, бизнес алып баруның нинди ысуллары еш кына инспекторларның игътибарын җәлеп итә һәм күчмә салым тикшерүләреннән ничек качарга кирәклеген аңлатты. Тулырак шушы сылтама буенча танышырга мөмкин https://realnoevremya.ru/articles/285181-u-kazhdogo-nalogoplatelschika-est-vozmozhnost-utochnitsya
Ел саен үткәрелә торган «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсына йомгак ясалды. Районыбызның ике укучысының эшләре үз яшь төркемнәрендә конкурсның республика этабында 2 урынны алдылар:
2 төркем – Хазиева Камила Илнур кызы «450 яшьлек мәгърифәтле нәсел агачы»
3 төркем – Насибуллина Наиля Румил кызы «Минем шәҗәрә агачы».
Республика конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз!
Башкарма комитетның архив бүлеге.
10 июль көнне «Сарман» кинотеатрында спорт лагерьларында ял итүче балалар өчен «Новенький» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Бүген Ләке авылында яшәүче хезмәт ветераны Сокров Николай Лукич үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Ләке авылында 12 июльдә 15.00 сәгатьтә узачак бәйрәмгә әзерлек эшләренең барышы белән танышты.
9 нчы июль конне Д.Әхмәтәв исемендэге ял паркында Гаилэ, мәхәббәт һәм тугрыклык көнненә багышлап "Гаиләм - бәхет бишеге" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды.