Мортыштамак авылыннан Гараева Галия Хатиф кызы Актаныш районы Чөгэнэ авылында узган III төбәкара "Актаныш гармуннары" фестиваль- конкурсы кысаларында уздырылган "Авылларда гармун моңнары" гармунчылар җыенында катнашты.
6 нчы июль көнне Мортыштамак мәдәният йорты каршында эшлэп килүче "Чишмә" хәм "Рәйхан" вокаль ансамбльләре Татар Илеге ял паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык коненә багышланган бәйрәм кичәсендә чыгыш ясадылар
Мортыштамак авылында җәйге каникул чорында балалар өчен "Хәрәкәттэ-бәрәкәт" дип исемләнгән куңелле стартлар оештырылды.
Бәхетле һәм тату гаилә - ул ныклы гаилә. Бу яңа тормышның башы да, матур нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү дә. Гаилә-кеше үзе булдыра алган иң зур бәхет.
Гаилә безгә көч бирә. Мәхәббәт безнең йөрәкләребезне җылыта. Тугрылык – ул могҗизаларга ышанырга һәм яраткан, якын кешегә тулысынча ышанырга мәҗбүр итә торган нәрсә. Әгәр дә сезнең мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы гаиләгез булса, сез җирдәге иң бәхетле һәм бай кеше.
Бүген Кормашта Миңҗамал Хуҗахан кызы Лотфуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Шәрләрәмә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Розалия Әхмәтшина, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Шәрләрәмә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова котладылар, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар.
"Хөрмәтле Фаһимә Әбүталиповна, Сезнең хезмәт һәм шәхси тормыш юлыгыз һәркем сокланырлык. Сугыш еллары авырлыкларын кичереп, сугыштан соң илне торгызуда үз өлешегезне керткәнсез. Матур гаилә корып, игелекле балалар үстергәнсез.
Озак еллар авыл хуҗалыгы һәм җирле үзидарә органнарында җитәкче вазыйфаларында куйган намуслы хезмәтегез, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм һәм 90 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйм.
Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин гомер, балалар, оныклар игелеген күреп, кадер-хөрмәттә гомер кичерүегезне телим.
Киләчәк көннәрегезне дә шатлык бизәсен, барча эшләрегездә уңыш юлдаш булсын," - Фәрит Мөнәвирович үзенең котлавында әйтте.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм мәңгелек кыйммәтләрне – гаилә бәхетен, өй җылысын, якын кешеләрең белән аралашу шатлыгын гәүдәләндерә. Ныклы, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклаучы ышанычлы нигезе. Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләү нәкъ менә гаиләдән башлана.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Казанда «Бөтенроссия кыр көне – 2023» авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашты.