Бүген Сарман районына эш барышы белән танышу максатыннан Безнең ишегалды программасы буенча куратор эш визиты белән килде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил интернат-йорты хезмәткәрләрен социаль хезмәткәр көне белән котлады. Учреждение коллективы һәрвакыт интернат-йорт карамагындагыларга лаеклы яшәү, югары профессиональ карау һәм актив озын гомерлелек тәэмин итә.
9 нчы июнь көнне Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен «Иван Семенов. Школьный переполох» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Шәфкать"үзәге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның озак гомерле Зәкия Насыйбулла кызын 104 яшьлеге белән котлады, Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район, авыл мәктәпләре каршыларында оештырылган лагерьларга йөрүче укучылар өчен мультфильмнар, фильмнар, видеороликлар күрсәтелә.
Эх, кайчандыр без дә май аеның соңгы көннәрен санап, уку тәмамланганын, ямьле җәй көннәрен көтеп ала идек. Үзебез исә, каникулның беренче көненнән янәдән мәктәпкә, лагерҗга җыела идек. “Күптән” курешмәгән сыйныфташларың белән сагынышып күрешәсең, чабасың, уйныйсың, әрәмәлеккә походка, кинотеатрга һәм башка күп җирләргә барасың...
Менә шундый рәхәт, җылы хәтирәләргә күмә мәктәп яны лагереннан килгән балалар. Ә алар өчен һәрвакыттагыча бездә кызыклы программалар әзер. Тарихны алар өчен кызыклы, мөһим итеп күрсәтү өчен ниләр генә ясамыйбыз, ниләр генә эшләмибез. Бу юлы да, “кыргый атларга” кадәр кайтарттык. Чөнки элек-электән татарларның милли бәйрәмнәрендә төп рольне атлар башкарган. Ат арканлау, ат чабышлары, атта чабып барганда җәядән ук ату һәм башкалар.
Әле ярый вакыт машинабыз бар, фантазиянең чиге юк! Утырдык та, киттек балалар белән тарих битләрен барлап.
Машинаның төтеннәре җилләп,күзне ачсак,ни күрик!!! Тирә - юньдә атлар пошкыра,ярминкә гөрли, халык җыелган!!! Бүгенге көндә онытылган, ләкин ерак үткәннәрдә татарларның олы бәйрәмнәренең берсе булган - "Җыен" бәйрәменең нәкъ кызганнан кызып барган мизгеленә килеп төштек!
Балалар бакчасы хезмәткәрләре үз тәрбияләнүчеләре өчен «Сабантуй» татар халык бәйрәмен үткәрделәр. Балаларга бәйрәм тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Аннары барысы да татар милли уннарында актив катнаштылар: аркан тарттылар, капчыкларда сикерделәр, сулы чиләкләр ташыдылар.
Балалар күңелле вакыт үткәрделәр һәм татар халык бәйрәменә сокланып калдылар.
07 июньдә участок сайлау комиссияләре составларын Формалаштыру һәм аларның рәисләрен билгеләү буенча Татарстан Республикасы Сарман районы территориаль сайлау комиссиясе утырышы узды.
42 сайлау участогы төзелә һәм 232 участок комиссиясе әгъзасы хәл иткүче тавыш хокукы белән билгеләнә.
Комиссияләр составы белән «Интернет»мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы сайтындагы Татарстан Республикасы Сарман районы территориаль сайлау комиссиясе битендә танышырга мөмкин.
Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.