Балалар бакчасы хезмәткәрләре үз тәрбияләнүчеләре өчен «Сабантуй» татар халык бәйрәмен үткәрделәр. Балаларга бәйрәм тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Аннары барысы да татар милли уеннарында актив катнаштылар: аркан тарттылар, капчыкларда сикерделәр, сулы чиләкләр ташыдылар.
Балалар күңелле вакыт үткәрделәр һәм татар халык бәйрәменә сокланып калдылар.