15 нче май көнне район мәдәният йортында Халыкара гаилә көне уңаеннан «Гаиләм – тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе» дигән чара уздырылды. Әлеге чарада балалар милли гореф-гадәтләрне, гаилә кыйммәтләрен иҗади чыгышларында чагылдырдылар.Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Сахабиева Сафира үзенең әбисе белән катнашып "Зыялы гаиләдә тәрбияләнүче "Татар кызы" исеменә лаек булды.
15 нче май Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул җылылык, мәхәббәт,ышаныч учагы. Шул уңайдан «Шафкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Нигез йорт» исемле Татарстан фильмы күрсәтелде.
15 нче майда "Җәлил гимназиясе" ндә «Балалар иҗтимагый берләшмәләре көне» темасына дигән класс сәгатьләре узды. Класс сәгате барышында укучылар Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге турында җентекле мәгълүмат алдылар, әлеге хәрәкәтнең проектлары турында белделәр.
Бүген Сарман район мәдәният йортында “Гаиләм - тормыш нигезе, ә балалар – көзгесе” Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
12-14 май көннәрендә Зәй шәһәрендә «Авыл яшьләре» XII җәйге авыл уеннары этабында Татарстан Республикасы авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Чемпионат узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 9 командасы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча районның хатын-кызлар командасы 4 иң яхшылар арасына керде: I урын - Әлмәт районы командасы, II урын - Минзәлә районы командасы, III урын - Түбән Кама районы командасы, IV урын - Сарман районы командасы. Барлык 4 команда да 2023 елның сентябрендә Мамадыш шәһәрендә "Авыл яшьләре" XII җәйге авыл уеннарының финал этабында катнашу хокукына ия булды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга керткән лаеклы өлеше өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Әлмәт авыл җирлеге башлыгын Данияр Газизовны Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Әлмәт филиалы «Санитар калкан - сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 15-26 маенда талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» үткәрә.
Консультацияне «кайнар линия» телефоннары аша алырга мөмкин:
8 (85558) 7-22-75, 7-22-76, (85559)2-44-64 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр; 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Халыкара гаилә көнендә, «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Сопбух һәм Гөлсинә Гыйбадуллиннарны Бриллиант туйлары белән котлады.
Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Даулы Болын мәйданында киңәшмә үткәрде, анда район Башкарма комитеты урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чараны оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча чаралар планы белән таныштырды, әзерлекнең контроль срокларын билгеләде. Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Сарман авылында Сабантуй 10 июньдә планлаштырылган. 12 июньдә узачак кичке Сабантуйда татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллинның чыгышы планлаштырыла.
14 майда Мирзиянова Нәкыя Бахтегараевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Нәкыя Бәхтегараевна тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән.
Район Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән тыл хезмәтчәнен юбилее белән Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева котлады, ул Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Җәлил поселогы башлыгы Р. Ә.Кәримов, "Татнефть" Җәлил ТППО профкомы рәисе В.Н. Филимонов, «Җәлилнефть» НГДУ ветераннар советы рәисе Р.А. Харисов һәм Җәлил поселогының ветераннар советы рәисе А.Г. Минһаҗева кушылдылар. Алар Нәкыя апага ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, оптимизм теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Нәкыя Бәхтегараевна җылы сүзләре һәм игътибарлары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.