Кадерле якташлар! Сезне Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм һәрберебездә аерым хисләр уята. Гаилә - ул нигезләрнең нигезе, мәхәббәт, шатлык һәм бәхетнең бетмәс чыганагы, без аннан көч, уңай энергия, иртәгәсе көнгә ышаныч алабыз. Нәкъ менә гаилә тормышта таяныч булып хезмәт итә, тотрыклылык хисе һәм кадерле, якын, туган кешеләребез турында эчкерсез, риясыз кайгырту күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу көнне ике, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә, шулай ук яшь гаиләләргә бәхет телим. Бу искиткеч гаилә бәйрәме белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез! Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете телим, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм хөрмәт, үзара аңлашу һәм иминлек, тынычлык һәм тәртип хөкем сөрсен! Балаларның шау-шулы тавышлары шатлык китерсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен сакларга ярдәм итсен!
2023 елның 15 маенда "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр" дәресләре "Балаларның иҗтимагый берләшмәләре көне"темасына үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларда балалар иҗтимагый берләшмәләре турында күзаллау формалаштыру һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте эшчәнлегенә «Алдынгылар хәрәкәте» нә җәлеп итү, хәрәкәт проектларында һәм беренчел бүлекчәләр эшендә катнашуга мотивация бирү. Формалашучы кыйммәтләр: дуслык, актив тормыш позициясе, яңасын булдыруга омтылу, Россия халыкларының мәдәниятен һәм кыйммәтләрен саклау.
Сарман аграр көллиятенең спорт залында 2011, 2012, 2013 һәм 2014 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Сарман муниципаль районы Беренчелеге тәмамланды.
Яңа Имән авыл җирлегендэ санитар-экологик икеайлык кысаларында чишмәләрне чистарту дәвам итә.
11-12 майда Казанда балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча "кеше тәрбияләү"Республика конкурсының финалы узды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Кудашева Гөлназ Фирдәүс кызы, әлеге конкурсның читтән торып этабында җиңүчеләр рәтенә кереп, безнең районны конкурста лаеклы тәкъдим итте. Конкурсантлар билгеләнгән темаларның берсенә ачык чыгыш ясадылар һәм "тәрбия вакыйгасы"ачык чараларын үткәрделәр.
Җәлилнең 1 нче мәктәбе укучылары "Җиңү тәрәзәләре"онлайн флешмобында актив катнаштылар. Акциянең максаты-Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, киткән ветераннар турында истәлеккә хөрмәт күрсәтү
Гражданнарның үзара салым буенча эшләр дәвам итә: Кәүҗияк торак пунктында су башнясыннан суүткәргеч үткәрү( боҗралау)
Россиядә Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан «Татар малае, Татар кызчыгы 2023»районыбыз балалар бакчаларында тәрбияләнүче 4-7 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен бәйге узды. Безнең балалар бакчасыннан бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Сөләйманова Диләрә һәм Сахабиева Сафира катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
11 май көнне, Илһам Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбендә, Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр, гореф - гадәтләр елы кысаларында, районкүләм "Татар малае, Татар кызчыгы -2023" бәйгесе үтте. Бәйгедә бакчабызның данын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шайхутдинова Эльза яклады. Аны әзерләгән әти-әниләргә һәм тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эльзага алдагы көннәрендә дә уңышлар, үзенең матур чыгышлары белән гел сөендереп торсын дип телибез.
Кәүҗияк- Петровка авыллары арасындагы юл кырындагы өрәңге агачлары киселде