ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2023 ел
шимбә

Петровский Завод авыл жирлегендэ Бөтенроссия өмәсе үткәрелде.

22 апрель конне Чукмарлы жирлегендэ бюджет олкэсендэ эшлэучелэр белэн омэ утте

Өмә ул игелекле  һәм файдалы эш башкарып, табигать,туган авылларыбыз турында кайгыртуны күрсәтергә бер сәбәп бирүче традиция.

  Өмәдә бюдңет өлкәсендә эшләүче кызлар катнашты


21
апрель, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне, шулай ук Ураза бәйрәме белән котлады. Ул котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырды, шулай ук РФ Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Руслан Гаджиевтан азык-төлек тартмалары тапшырылды.

Районыбыз Башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык дин кардәшләрне Ураза гаете белән тәбрикләде.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән барлык мөселман дөньясы өчен бик кадерле булган, иң хөрмәтле, иң олуг бәйрәмнәрнең берсе – изге Ураза гаете белән тәбрик итәм.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

М.Г. Юзлибаев исмендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре Нуретдинова Ландыш Соббуховна җитәкчелегендәге" Ихлас "вокаль ансамблендә катнашучылар, дүрт тур узгач, III урынны яуладылар һәм 19 апрельдә узган Казан шәһәренең мәдәни-күңел ачу комплексы "Пирамида"да "Созвездие-Йолдызлык-2023" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында лауреат дипломы, медальләр һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

Тәуфик мәчете янында "70 төрле һөнәр" балалар сәнгать остаханәсе ачылды, аны бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин карады.

19 нче апрельдә "Җәлил гимназиясе"ндә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында "Аҗагана" хәрби-спорт уены узды. Уенда 7 команда катнаша. 

Югары Чыршылы авыл җирлегендә, гражданнарның үзара салым акчалары хисабына, эшләр башланды. Усай торак пунктында, көнкүреш калдыклары вакытлыча тупланган урын чистартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International