Кабул итүгә Башкарма комитет, район оешмалары бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Алдан кабул итүгә язылучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алдылар.
Балаларны милли тәрбияләүгә без аерым игътибар бирәбез, районыбыз территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятенә бәйле төрле чаралар үткәрәбез. Бүген алар “Нәүрүз” бәйрәмендә бик теләп катнаштылар, ул язгы көн белән төн тигезләшкән көнендә билгеләп үтелә. Мондый чаралар балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә. Чара барышында балалар татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында күп кенә яңалыклар белделәр. Кыш бабай, Нәүрүзбикә һәм башка персонажлар белән бергә балалар өчен милли уеннар уйнаттылар, матур җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр.
21 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Администрация һәм авыл җирлекләре коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Бүген, 2023 елның 20 мартында, МБГББУ "Петровка Завод гомуми белем бирү мәктәбе” базасында махсус хәрби операциядә катнашучы, өлкән лейтенант, танкистлар ротасы командиры Илвар Ильясов һәм аның әнисе белән очрашу узды. Күптән түгел офицер туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан һәм укучылар белән аралашу өчен үзе укыган мәктәбенә килгән. «Гаилә-тынычлык нигезе» Бөтенроссия социаль - гаилә проекты кысаларында узган чарада Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район Хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов катнашты. Индира Сәхипова чарада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән сәламләде һәм армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында билгеләп үтте.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым хисабы институтын кертү мәсьәләләре буенча вебинарларга чакыра. Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.
2023 елның 20 мартында "Кырымның Россия белән берләшүе көне" темасына "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр"дәресләре уздырылды.Дәресләрнең максаты: укучыларны 18 март – Кырымның Россия белән берләшүе көне белән таныштыру, Россия Федерациясе территориясенең бердәмлеге һәм бөтенлеге турында күзаллаулар формалаштыру, Кырым ярымутравының мәдәни һәм табигый объектлары, Кырымның борынгы рус территориясе буларак тарихы турында күзаллауларны киңәйтү; Россия белән Кырымның берләшү сәбәпләрен һәм тарихи әһәмиятен аңлау
"Татарстанның бадминтон өметләре" этабының зона турында тренер Гәрәев Илдар Җәүдәт улы тәрбияләнүчеләре уңышлы чыгыш ясады. Гәрәева Фирүзә 2 урынны, Мирзасалихов Азат һәм Марат 3 урынны алды. Аларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!!!
Сарман муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре арасында мини-футбол буенча VI Чемпионат тәмамланды.
Матчлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны 1 нче спорт мәктәбе командасы алды. Икенче урынны «шәхси эшмәкәрләр» командасы һәм өченче урынны «Мәчет»командасы алды.
Номинацияләрдә: "Иң яхшы уенчы" - Ганиев Илсур (1 нче спорт мәктәбе); «Тамашачылар симпатиясе призы» - Ризатдинов Эльмир (МЧС); «Иң яхшы вратарь» - Әхмәдишин Айнур (ИП); «Иң яхшы яклаучы» - Хәсәнов Алмаз (1 нче спорт мәктәбе); «Иң яхшы һөҗүмче» - Сөләйманов Марсель (мәчет).
Командалар кубоклар, грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Азнакай шәһәрендә Татарстан Республикасы шәһәрләре I лигасының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узды, анда безнең районның җыелма командалары призлы урыннар яулады һәм финал уеннарына юллама алды.
Ир-атлар командасы I урынны, хатын-кызлар командасы II урынны алды.
18 нче мартта инглиз теле атналыгы кысаларында 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныфларда "I know grammar" грамматик викторинасы узды. Балалар төркемнәрдә эшләделәр һәм грамматик биремнәр үтәделәр. Чара вакытында музыкаль паузасы узды. Балалар күңелле һәм белемле вакыт үткәрделәр. Барысы да бик канәгать калды.