Бүген, 2023 елның 20 мартында, МБГББУ "Петровка Завод гомуми белем бирү мәктәбе” базасында махсус хәрби операциядә катнашучы, өлкән лейтенант, танкистлар ротасы командиры Илвар Ильясов һәм аның әнисе белән очрашу узды. Күптән түгел офицер туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан һәм укучылар белән аралашу өчен үзе укыган мәктәбенә килгән. «Гаилә-тынычлык нигезе» Бөтенроссия социаль - гаилә проекты кысаларында узган чарада Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район Хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Руслан Гыйльфанов катнашты. Индира Сәхипова чарада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән сәламләде һәм армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында билгеләп үтте.