Туры эфир программасында Татарстанда гамәлдә булган төрле тармакларның министрлыклары һәм ведомстволары программалары тәкъдим ителәчәк
9 нчы март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, «Дулкын» спорт-савыктыру комплексы, «Старт» чаңгы базасы, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне 2023 елның 09 мартында 10.00 сәгатьтә узачак «РОВС һәм РОВП нәрсә ул, РОВС буенча сальдоны ничек белергә һәм боерырга» дигән темага вебинарга чакыра.
Татарстан нефтен эшкәртүнең 80 еллыгын һәм Ромашкин ятмасының ачылуына 75 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды әдәби конкурс оештырды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Мотыгуллин Габделхак Госман улы рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта район Башлыгы Фәрит Хөснуллин, комиссия әгъзалары, җирлек башлыклары, районның фермер хуҗалыклары вәкилләре катнашты.
3 мартта Тукай районында (Бетки авылы) яшь укытучылар һәм Остазлар катнашында зона методик семинар узды. Вәлиева Э. Д. һәм Шәйхетдинова Ф. Ф. анда актив катнаштылар һәм "Мәктәп укучыларының глобаль компетенцияләрен үстерү бурычларының берсе буларак эмоциональ-образлы фикерләү"мастер-классын күрсәттеләр
7 нче март көнне «Сарман» кинотеатрында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан, рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе коллективына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан,Карашай-Саклау авыл җирлегендә, хатын-кызлар көне уңаеннан,бәйрәм чарасы узды. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Шулай ук, бу көнне, ягымлы ханымнарга багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. Бәйрәм чәй эчү белән тәмамланды.
Кадерле хатын–кызларыбыз! Районыбызның гүзәл затлары!
Сезне чын күңелдән хатын-кызлар гүзәллеген һәм сөйкемлелеген чагылдыручы язгы илһам һәм шатлык бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм Сезгә язгы рух күтәренкелеге, яхшы кәеф, шатлыклы елмаюлар, яңа якты хыяллар бүләк итсен. Һәм шул матур хыялларыгыз тормышка ашсын.
Һәрберегезнең шатлык һәм хөрмәт бирүче яраткан эше булсын. Районыбыз үсеше өчен төрле өлкәләрдә куйган хезмәтегез өчен рәхмәт. Өлкән буын вәкилләренә, хезмәт, тыл ветераннарына, күп балалы аналарга һәм ятимнәргә ана назы биргән олы җанлы ханымнарга, лачын йөрәкле уллар үстергән әниләргә, бүгенге көндә, Илебез иминлеген яклап, яуга кергән батырлар өчен үзләре теккән, бәйләгән, җыйган әйберләргә йөрәк җылысын кушып ярдәм күрсәткән барлык хатын-кызларга чиксез хөрмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Тормышыгызда мәңге яз булсын, кояш көлсен, кошлар сайрасын, киләчәк көннәрегез аяз һәм якты, бәхетле мизгелләргә бай булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә уңышлар, бәхет телим. Гаиләләрегездә иминлек булсын, бу матур язлар белән ил-көнебезгә, бар дөньяга тынычлык килсен.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Югары Чыршылы авыл җирлегендә, "Тормыш чәчәге син, хатын-кыз!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов И. Н. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Гүзәл затларга багышлап бик күп җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.