"Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге "ФБУЗның Әлмәт филиалы 2023 елның 13 мартыннан 22 мартына кадәр "кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә
10 март көнне Җәлилнең 1нче мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Ватанны саклаучылар көнен һәм Халыкара хатын - кызлар көнен - "Февромарт 23+8"бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмдә балалар ярыштылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр укыдылар. Ата-аналар конкурсларда һәм ярышларда бик теләп катнаштылар.
Икеләтә бәйрәм күңелле һәм тату үтте!
Зөбәрҗәт туе- сирәк гаилә тормышының юбилее. Зөбәрҗәт -эчкерсезлек, ышанычлылык һәм зирәклек символы. Бу сыйфатларны илле биш ел бергә үткәргән ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр сурәтләп була. 13 март көнне Игәнә Баш авылында гомер итүче Закиров Шәрипҗан Сабир улы һәм Закирова Әминә Загертдин кызы гаиләсе 55 еллык туйларын бәйрәм итәләр. Бу ныклы һәм матур гаиләне «Ныклы гаилә», «Гаилә-тынычлык нигезе», Бөтенроссия социаль-гаилә проекты кысаларында шушы бик зур юбилейлары белән авыл җирлеге башлыгы Флер Мөсәвир улы, авылыбыз ветераннар Советы Әлфия Рәис кызы тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
Урта һөнәри уку оешмалары арасында Спартакиада тәмамланды
Фәрит Мөнәвир улы гадилеге, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы белән райондашлар арасында хөрмәт һәм абруй казанды. Кайсы тармакны алып карасаң да, зур эшләр башкарылган, нәтиҗәләре куанычлы. Районыбыз башлыгы – туган ягының чын патриоты, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, барнәрсәне күңеле аша үткәрүче җитәкче. Шулар өстенә ул — ярдәмчел, кешелекле шәхес. Хөрмәтле Фәрит Мөнәвирович! Сезне матур юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез — бәхетен туган җирендә тапкан, гомерен туган районына хезмәт итүгә багышлаган тәҗрибәле, компетентлы җитәкче, профессионал. Катлаулы проблемаларның, тирәнтен уйлап, эзлеклелек белән чишелешен табу, һәр өлкәнең эшчәнлеген игътибар үзәгендә тоту, зур эшләр белән беррәттән, аерым кешеләрнең дә үтенечләрен, кире какмыйча, исәпкә алу, ярдәм итү – болар барысы да Сезнең төп эш алымнары. Республикабыз алдында авторитетыгыз зур: дәүләт программаларында уңышлы катнашып килүебез, район тормышын яхшыртучы проектларның тормышка ашырылуы — республика җитәкчелеге белән конструктив хезмәттәшлек итү, Сезнең җитезлек, таләпчәнлек, эшне оператив оештыра белүегез нәтиҗәсе. Үткән хезмәт юлыгыз горурланырлык. Алда – тагын да зуррак, югарырак, җаваплырак бурычлар, районыбыз иминлеген ныгытуга багышланган әһәмиятле башлангычлар, матур планнар... Уегызда йөрткән барлык планнарыгыз тормышка ашсын. Игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар һәм уңышлар юлдаш булсын. Киләчәк тормышта да Сезгә шулай елмаеп, балалар-оныклар хөрмәтен тоеп, якты йөз белән яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, бәхет, гаиләдә тигезлек, муллык, ныклы сәламәтлек, иминлек, матур тормыш телибез.
Бүген "Айтуган" унивесраль спорт залында авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча ярышлар уздырылды.
Ярышлар Сарман муниципаль районы авыл җирлекләренең III Спартакиадасы кысаларында уздырылды. Команда урыннары түбәндәгечә бүленгән: I урын - Иске Кәшер авыл җирлеге; II урын - Александрова авыл җирлеге; III урын - Иске Минзәләбаш авыл җирлеге.
Бүген Сарман авылында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасының чаңгы узышлары буенча ярышларның зона этабы старт алды
10 нчы март көнне «Сарман» кинотеатрында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Бөек Ватан сугышы җиңүенә 78 ел тууы уңаеннан рухи һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан социаль яклау бүлеге һәм «Шафкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективларына «Лето 1941 года» исемле хәрби фильм күрсәтелде.
Бүген ППЭ-4605дә "Җәлил гимназиясе" МББУ базасында тренировка имтиханы узды
Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар музыка мәктәбенә экскурсиягә бардылар. Мәктәптә безне бик җылы каршы алдылар. Балаларны төрле музыка кораллары белән таныштырдылар, балалар матур көйләрне тыңладылар, уен коралларының исемнәрен, аларның барлыкка килү тарихын һәм төзелешен истә калдырырга тырыштылар. Бу очрашу балаларның хәтерендә якты эз калдырыр, киләчәктә музыка мәктәбе укучысы булу теләге тудырыр дип өметләнәбез.
Укытучыларга һәм музыка мәктәбе директорына шушы кызыклы экскурсияне оештырган өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.