ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

     Сарман гимназиясе базасында "Могҗиза сабыйлар"дәвалау педагогикасы үзәгенең әйдәп баручы белгечләреннән ата-аналар өчен семинар-практикум узды. Семинарда үсештә төрле хокук бозулары булган балалар белән тәрбияләү һәм үзара бәйләнеш мәсьәләләре каралды.

2023 елның 11 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә «Нур» яшьләр үзәге базасында «Кадрлар резервы. Беренчеләр хәрәкәте» көндезге форматта сайлап алу этабы узды

Татар телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасы

13 нче февраль көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Җәлилнең 1нче мәктәбе педагоглары һәм укучылары ярышларда катнаштылар
"Татарстан чаңгы юлы-2023" яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Педагоглар арасында 1 урын-Шәяхмәтова Римма Мөбарәк кызы, 1 урынны укучылар арасында Кармушкина Динә, Семенов Кирилл яулады. Зур нәтиҗә белән котлыйбыз!!!

Җәлилнең 1нче мәктәбендә тагын бер казаныш. Безнең мәктәп укучылары Абдуллина Милена һәм Хәлиуллина Алсу әдәбият буенча олимпиаданың төбәк этабы призерлары булдылар! Кызларны һәм укытучыларны Вәлиева Э. Д. һәм Гайфуллин С. А. ны менә дигән нәтиҗә белән котлыйбыз!!!

20нче февраль 14:00 сәгатьтә Хәниф Хәйруллинның "Улларым, сез кайда?" китабын тәкъдир итү кичәсе оештырыла.Сарман мәдәният йортына рәхим итегез.


12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның 11 февралендә Түбән Кама шәһәрендә «Татарстан җәүһәрләре»VI халыкара сәнгать фестиваль-конкурсы узды.


10
февраль, 2023 ел
җомга

2023 елның 09 февралендә Әлмәт шәһәренең «Алмет " күгенә ТР нефть төбәгенең 15 торак пунктыннан 35 вокаль ансамбль җыелды. Фестиваль Россия Федерациясендә игълан ителгән педагог һәм остаз елына багышланган, «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият»программасының мәдәни проектлары кысаларында үткәрелә.

2023 нче елның 10 нчы февралендә Минзәлә шәһәрендә инглиз телендә English Art Festival региональ иҗат фестивале узды. Пономарева Анастасия 9 нчы Б сыйныф укучысы Лауреат Дипломын алды! Котлыйбыз! (Укытучы: Гарайшина Э. Х.)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International