2023 елның 11-13 февралендә татар телендә белем алучы мәктәп укучылары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан Әлмәт урта мәктәбеннән һәм Сарман урта мәктәбеннән 3 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Хакова Аиша, Әлмәт урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы (укытучы Хакова Рамилә Хәниф кызы) һәм Сабирова Ралия, Сарман урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы (укытучы Хатипова Гөлназ Рәфис кызы) призерлар булдылар. Яхшы!!! Котлыйбыз!!!