2023 елның 6 нчы февралендә "Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү" дәресләре "Россия фәне көне" темасына үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларда гаять зур фәнни потенциалы булган ил буларак Россия турында күзаллаулар формалаштыруга ярдәм итү; укучыларда табигый-фәнни һәм гуманитар өлкәләрдә белемнәргә кыйммәтле караш формалаштыруга,укучыларда гуманистик кыйммәтләр формалаштыруга ярдәм итү.
2023 елның 03 февралендә МБУДО «Җәлил ММШ " концертлар залында. М. Г. Юзлибаева "Созвездие-Йолдызлык 2023" XXIII республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең "Вокал-соло" номинациясендә 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге катнашучыларның "Вокал-соло" номинациясендә сайлап алу этабы узды. Сарман районының Җәлил зона турында катнашу өчен 28.02.2023-01.03.2023
Сарман районында Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы башлыгы кубогына Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча ачык ярышлар төгәлләнделәр.
2023 елның 4 февралендә Сарман районында Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы башлыгы кубогына Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча ачык ярышлар уза.
Бүген Сарман авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Шәфиев Михаил Карленовичны соңгы юлга озаттылар
Сарман гимназиясенең 2 Б сыйныфы укучылары "Икмәк кадере" интерактив чарасында катнаштылар.
Бүгенге көндә кибеткә керсәң ипинең ниндие генә юк- агы,карасы, тәмләткечләр кушылганы һәм башка бик күп төрләре киштәләрне тутырып торалар.
Ә менә элек,комбайн,трактор,элеваторлар һәм бүгенге көндә эшне җиңеләйтүче башка мөмкинлекләр булмаган чорда ничек булды икән? Басудан өстәлгә кадәр хуш исле ипи нинди юл үткән? Боларның барсын да укучы балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда күреп кенә түгел, ә үз куллары белән чабагач, ярма ташы, иләк, җилпүчне тотып эшләп карадылар.
Чарабызның ахрында музеебызга килгән кечкенә кунаклар ипи белән сыйландылар.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелгән чираттагы чара, балалар өчен, икмәк кадеренең тирән мәгънәсенә төшенү булгандыр дип ышанабыз.
"2022 елда китапханәләр эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 елга планнар"семинары
3 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм, 5-11 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.
2023 елның 30 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр биология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җәлилнең 1нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әюпов Данияр призер булды. Укытучы Шәяхмәтова Римма Мөбарәк Кызы. Яхшы!!! Котлыйбыз!!!
Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин Казан шәһәрендәге «РСА Групп» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашты.