Сарман районында Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районы башлыгы кубогына Татарстанның көньяк-көнчыгышында кышкы картинг буенча ачык ярышлар төгәлләнделәр.
Җиңүчеләрне һәм призерларны Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Команда зачетында Сарманның "Ялкын" картинг клубы командасы җиңү яулады! Без аларны шул җиңү белән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә туктамаска да телибез!