ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары "Тесла-шоу"да булдылар. Балалар яшеннәр ясарга, лампочкаларны уй көче белән кабызырга өйрәнделәр һәм иң мөһиме физиканың төп законнары белән таныштылар.

Казан дәүләт аграр университеты белем бирү оешмалары укучыларын «Казан ДАУ – уңыш территориясе» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашырга чакыра.

28 гыйнварда Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге икенче халыкара музыкаль-шигъри фестивале узды. Җәлилнең 1нче мәктәбе укучылары Баграй Роман, Шәехова Алинә һәм Шәехова Гүзәл конкурс лауреатлары булдылар. Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында гомуми белем бирү оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен Ленинград шәһәре тирәсендә блокадалы боҗра өзелүгә 80 ел тулуга багышланган «Ленинград-буйсынмаучан шәһәр» дип аталучы Бөтенроссия дәресе узды. «Ленинград блокадасы, ленинградлыларның авыр тормыш шартлары һәм батырлыгы» һәм «Геноцидны тану: Ленинград блокадасы» дигән видеофильм күрсәттеләр.

2023 нче елның 20 нче гыйнварында Сарманда 3-4 нче сыйныф укучылары арасында "Иң белемле укучы" дигән муниципаль конкурс узды. Конкурсның җиңүчесе Шәкүров Искәндәр, 4 нче В сыйныф укучысы (укытучысы: Ихсанова Х.М.) һәм призеры Гыйбадуллина Дарина, 4 нче А сыйныф укучысы (укытучысы: Вәлиева Л. Ф.) котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!

2023 елның 28 гыйнварында Җәлил бистәсендә чаңгы базасында чаңгы ярышлары узды.

Әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Хәлиуллина Эльза" Музыка һәм поэзия " II Халыкара музыка фестивалендә катнашты. Катнашучы дипломын алды. Куратор тәрбияче Костина Наталья Николаевна. Эльзага киләчәктә дә уңышлар телибез.

Көрәш буенча Ачык республикакүләм турнирын оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча җыелыш

30 нчы гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча төшерелгән «Тарлан» исемле нәфис фильм күрсәтелде.

Ленинград чолганышына багышланган циклның йомгаклау әңгәмәсе Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныфлары өчен үткәрелде. Үткән елларның дәһшәтле вакыйгалары безнең районыбыз тарихында да эз калдырган. Шәһәрне азат итүдә якташларыбыз катнашкан, эвакуцияләнгән балаларның бер төркеме 1945 елның июненә кадәр, 1937 елда төзелгән беренче таш мәктәп бинасында, яшиләр. Әлеге очрашу кысаларында укучылар шушы һәм тагын бик күп тарихи, документаль дәлилләргә таянган фактлар белән таныштылар, белемнәрен баеттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International