Минзәлә шәһәрендә «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары республика конкурсының зона этабы узды. Район данын Сарман урта мәктәбенең 5 нче сыйныфы һәм әти-әтиләр комитеты (класс җитәкчесе - Хөснетдинова Ләйсән Талгатовна) яклады.
Жюри хөкеменә иҗади эшләр күргәзмәсе, визитка һәм иҗади номер тәкъдим иттеләр, шулай ук проект якладылар. Номерлар һәм проект Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә гражданлык тәңгәллеге темасына багышланган иде.
Нәтиҗәдә команда 3 нче урынга лаек булды. Молодцы! Алга таба да уңышлар телибез.
Шәрләрәмә авылының спорт мәйданчыгында Хәтер кубогына хоккей ярышлары оештырылды. Менә бишенче ел инде җирлектә хоккейчы егетләр вафат булган әти-әниләренең якты истәлегенә уеннарын багышлыйлар.
- Быел да ярышлар бик күңелле үтте. Барлыгы 4 команда катнашты. Ярышларны күзәтергә район башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А. да килгән иде. Халык та уеннарны бик кызыксынып карады. Нәтиҗәдә Тукай районы Мәләкәс командасы җиңү яулады. Шәрләрәмә - икенче, Мортамак командасы өченче булдылар. Петровка Завод хоккейчылары дүртенче урынга чыктылар, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның безнең республика медицинасын ныгытуга һәм үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Марат Наил улы турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
"Әти, әни, мин - спорт гаиләсе". Мондый исемдәге чара 28 нче гыйнварда Җәлил гимназиясендә узды. Спорт залында җиңел һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Командалар бик иҗади булып чыкты: өй эшләрен алар 5+ка үтәделәр. Сынаулар вакытында барлык гаиләләр ныклык, ихтыяр көче һәм җиңүгә ашкыну күрсәттеләр, тизлектә һәм җитезлектә көч сынаштылар. Бу бәйрәмдә катнашкан һәркемгә рәхмәт!
2023 нче елның 26-28 нче гыйнварында Казанда рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды (4-8 нче сыйныфлар өчен). Сарман районыннан Җәлил гимназиясе укучылары Фазлуллина Гөлшат (6 нчы сыйныф), Шәкүров Искәндәр һәм Шәрифуллин Альберт (4 нче сыйныф) катнашты. Фазлуллина Гөлшат (укытучысы: Хөснетдинова Илмира Наил кызы) һәм Шәкүров Искәндәр (укытучысы: Ихсанова Халидә Мөнәвир кызы) олимпиада призерлары булдылар! Чын күңелдән котлауларны кабул итегез! Алга таба да уңышлар телибез!
Сарман авылының "Айтуган" УСЗда Рамил Фоат улы Ризатдинов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышларда республиканың 10 шәһәреннән һәм районыннан – Менделеевск, Әлмәт, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Зәй, Азнакай, Яр Чаллы, Баулы, октябрь (Башкортостан Республикасы) 150 дән артык спортчы, шулай ук Сарман районының гомуми белем бирү мәктәпләреннән 150 дән артык спортчы катнашты.
Бүген Шыгай авылында ел саен кышкы балык тоту чарасы уздырылды.
26 гыйнварда Җәлил поселогы мәдәният йортында милли мәдәниятләр елы ачылуга багышланган зур концерт узды.
Сарман районының "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлек җитәкчесе Ситдыйкова А.Р. һәм укытучы Зәлилова А. Р. җитәкчелегендәге 1 нче Җәлил мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Җәлил бистәсе урамнарында "яктырт" акциясе үткәрделәр.
Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында гомуми белем бирү оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен Ленинград шәһәре тирәсендә блокадалы боҗра өзелүгә 80 ел тулуга багышланган «Ленинград-буйсынмаучан шәһәр» дип аталучы Бөтенроссия дәресе узды.