2023 елның 28 гыйнварында Шигай авылында кышкы балык тоту буенча ярышлар узачак. Кышкы балык тоту яратучыларны ярышларда катнашырга чакырабыз.
«Ленинград блокадасы» темасына багышланган чираттагы очрашу Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Лекция барышында укучылар архив документлары белән расланган күп кенә яңа фактларны белделәр. Шулай ук аларга Ленинградтан безнең районга эвакуацияләнгән балалар исемлеге булган чын документ белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шул исәптән музей фондларында әлеге вакыйга белән бәйле уникаль хатирәләр белән дә таныштылар.
Сак булыгыз!
19 нчы гыйнвар көнне «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрде. Әлеге онлайн-очрашуда безнең мәктәп укучылары бүгенге көндә иҗат итүче язучы, журналист, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур (2001), Абдулла Алиш (2007), Шәүкәт Галиев (2022) исемендәге премияләр лауреаты Алмаз Гыймадиев белән очрашты.
Бүген район Советында юл хәрәкәте куркынычсызлын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.
Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Утырышта халыктан кергән сораулар хәл ителде.
19 нчы гыйнвар көнне «Сарман» кинотеатрында Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укучылары өчен, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, милли татар уеннарына видеороликлар һәм «Мия и я: Легенда Сентопии» исемле яңа мультфильм күрсәтелде.
«Якты йолдыз гасырларда балкыр» әдәби-музыкаль кичә
Александровка авыл җирлегендә "Ходайны суга чумдыру"
Иске Кәшер мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары һәм әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабында катнашып призер булдылар.
Чын күңелдән суга чумдырылу бәйрәме белән котлыйм!
Гармония һәм җан тынычлыгы телим. Бар эшләрегездә иман, өмет һәм мәхәббәт юлдаш булсын. Гаиләләргә тынычлык, иминлек һәм иминлек. Өйләрегез сезгә һәм якыннарыгызга борчылу һәм кайгы-хәсрәт, сәламәтлек бирсен.