Азалак авыл җирлегендә яңа 2023 нче елны каршылауга багышланган чаралар гөрләп узды. Авылларда мәданият хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар матур концертлар куйдылар. Бәйрәм кичәсе җыр-бию, кызыклы уеннар белән күңелле узды
Бүген Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре " Яңа бәхет китерсен һәм нигъмәт һәм йортка!"Сарман авылы, Куйбышев ур., 74.Балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән бәйрәм программасы оештырылды. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмдә катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр алдылар. Көн салкын иде, ләкин һәркемнең йөрәгендә җылы һәм шатлыклы иде.
5 нче гыйнвар конне Сарман үзәк китапханә хезмәткәрләре Сарманның Илек паркында "Бергэ кунел ачабыз" исемле бәйрәм чарасы үткәрделәр. Кышкы һавада балалар бик рәхәт ял иттеләр. Алар өчен төрле уеннар,ярышлар, конкурслар,биюләр оештырылды. Соңыннан балалар бергә истәлеккә фотога төштеләр. Китапханәдә каникул вакытында бәйрәм чаралары дәвам итә. Нэни дусларыбызны китапханэбездэ көтеп калабыз.
Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов «Айтуган» волейбол командасы кызларына бүген Раштуа бүләкләре тапшырды.
- Керәшеннәр башкаласы Зәйдә чыгыш ясап, сез үзара дуслык җепләрен ныгыттыгыз. Җиңү яулап, авылның, районның данын күтәрдегез. Елны уңышлы башладыгыз, алга таба да сынатмагыз, җиңүле уеннар телим, - диде ул.
Кичә Зәй шәhәрендә «Раштуа Кубогы»на республика районнары hәм шәhәрләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир үткәрелде.
Анда Зәй, Түбән Кама шәhәрләреннән hәм Сарман, Теләче районнарыннан 5 команда катнашты. Нәтиҗәдә безнең "Айтуган" кызлар командасы беренчелекне алдылар. Спортчыларыбызны ярышка әзерләгән тренерлары Зилә Хуҗинага hәм волейболчы кызларыбызга киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Ел саен гыйнвар каникулларында аның укытучылары һәм хезмәткәрләре. М. Г. Юзлибаева бер-берсе белән чаңгы узышлары үткәрәләр.
2022 елның 28 декабрендә Мбоудодта "Җәлил исемендәге Балалар музыка мәктәбе. М. Г. Юзлибаева "яңа ел бәйрәме"нә багышланган чара узды.
Дүсем авылында яшәүче хезмәт ветераны Алямов Миннефалих Әгләм улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Ветеранны район башкарма комитеты рәисе урынбасары Р.Р.Хуснимарданова тәбрикләде. Район башлыгы Фарит Хуснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин котлап, юбилярга сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.
Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, терлекчелек идарәсе консультанты Рамилә Моратова ферма һәм комплексларда булып, 2022 елның дүртенче кварталында терлекчелек алдынгыларын бүләкләделәр, аларга акчалата сертификатлар тапшырдылар һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Сайтта тулырак укыгыз sarman-rt.ru.