Дүсем авылында яшәүче хезмәт ветераны Алямов Миннефалих Әгләм улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Ветеранны район башкарма комитеты рәисе урынбасары Р.Р.Хуснимарданова тәбрикләде. Район башлыгы Фарит Хуснуллинның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин котлап, юбилярга сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.