ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән лаеклы өлеше өчен Сарман муниципаль районы Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

Бүген Каташ-Каран авылында иганәче Гамиров Илдар Өнип улы Камалиевлар гаиләсе инвалид балаларга бүләкләр тапшырылды.

Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге Сарман муниципаль районы делегациясе «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең XVII съездында катнаша.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты.

 

Россия Федерациясе Салым кодексының беренче өлешендәге 4 статьясына, икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «2022 елның 21 ноябрендәге 443 – ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде (алга таба - № 443 – ФЗ). Әлеге законның аерым нигезләмәләре 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Тулырак мәгълүматны карап чыгыйк.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 20 нче декабрендә Сарманда Сарман районы Башлыгының Чыршы бәйрәме узды. Чарада Җәлил гимназиясе укучылары да катнашты. Алар мобилизацияләнгән,  хәрби хезмәт үтүче гражданнарның балалары, мөмкинлекләре чикле балалар һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр иде.

Тиздән барлык балалар өчен дә иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел киләчәк! Һәр бала, нинди яшьтә булуга карамастан, бүләк алырга хыяллана. Бәйрәм алдыннан "Җәлил гимназиясе" укучылары Сарман муниципаль районы башлыгы Ф. М. Хөснуллиннан искиткеч бүләкләр алдылар. Барлык балалар да бәхетле! Зур рәхмәт белдерәбез!

Бүген район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Башлыгының Чыршы бәйрәме булды.

Чара мобилизацияле гражданнар балалары, «Алга», «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнар балалары өчен оештырылды.

Бүген, 20 нче декабрь көнне, "Ел тәрбиячесе-2023" республикакүләм бәйгенең муниципаль этабына йомгак ясалды. "Ана телендә  тәрбия һәм белем бирү  төркеме тәрбиячесе" номинациясендә Җәлил бистәсенең «Алёнушка» балалар бакчасы тәрбиячесе Талибуллина Гөлнара Рәис кызы җиңүче булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын теләп калабыз!

Сезне чын күңелдән туган конегез белэн котлыйбыз. Сезгэ саулык-сәламәтлек, шатлыкларга төренгән бәрәкәтле тормыш, балаларыгызнын, оныкларыгызнын күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерүегезне телибез.
Алдагы тормышыгызда кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта, тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.Аны авыл жирлеге башлыгы Хосниева Вероника Вячеслав кызы котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International