Иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел бәйрәме алдыннан Җәлил поселогы үзмәшгуль Вәлиәхмәтова Регина Фәнис кызы Кыш бабай белән бергә (Җәлил гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Якупов Илназ) якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Әлеге акциягә шулай ук «Красное и Белое» кибете администраторы Гафурова Замира Вазир кызы да кушылды.
Кыш бабай белән очрашу балаларны шатландырды. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр укыдылар, уңышлары турында сөйләделәр һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.
Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез!Авыл жирлеге главасынын секретаре Ахметшина Голчэчэк Дамир кызы да котлады.
20 нче декабрьдә республикакүләм "Ел тәрбиячесе-2023" һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бәйгедә 10 тәрбияче катнашты. Җәлил 6 санлы "Теремкэй" балалар бакчасыннан Шәйдуллина Лия Линар кызы "Ел тәрбиячесе - 2023" исеменә лаек булды. Җәлил 3 санлы "Аленушка" балалар бакчасыннан Талибуллина Гөлнара Рәис кызы "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче тәрбияче" номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләребезгә зона этабында зур уңышлар теләп калабыз.
Сферумның мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы укытучылар өчен «Аралашу марафонын» эшләтеп җибәрде. Акциядә катнашу өчен VK Messenger смартфонына урнаштырырга, Сферумның укыту профиленә кереп, аннан актив файдалана башларга-укучылар һәм хезмәттәшләре белән чатлар булдырырга, хәбәрләр һәм файллар белән алмашырга кирәк.
2022 елның 20-21 декабрендә безнең районда "Россия Ел укытучысы" һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этаплары узды . Конкурсның муниципаль этабында барлыгы 17 гомуми белем бирү оешмасы укытучысы катнашты. Ике көн дәвамында укытучылар дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
2022 елның 29 декабреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Кырым Республикасы, Форос бистәсе) «Сәләт» вожат осталыгы республика мәктәбе узачак. "Әйдаманнарар мәк-тәбе" ТР һәм РФ төбәкләренең сәләтле студентларын җәлеп итүгә, укучыларга психологик-педагогик белемнәрне үзләштерүгә һәм "Сәләт" профильле сменаларында вожат эшчәнлеген оештыру һәм сәләтле балалар белән ел дәвамында эшләү өчен кирәкле практик күнекмәләр алуга ярдәм итә.
20 нче декабрь көнне Сарман 2 нче санлы "Лилия" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2023" республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Шәйдуллина Лия Линар кызы бу бәйгедә җиңүче булды. Аны котлыйбыз һәм алдагы сынауларда уңышлар телибез!
Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре hәм тармак ветераннары!
Сезне hөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм.
Яңа елны каршылауга багышланган чаралар кысаларында, Җәлил гимназиясе башлангыч сыйныф укучылары өчен кул эшләре конкурсы оештырылды. Конкурс Яңа ел алдыннан бәйрәмчә эмоциональ атмосфера һәм кәеф булдыру, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, әти-әниләр белән бергә иҗади эшчәнлек алып бару максатыннан үткәрелде. Конкурска үз куллары белән ясалган һәр декоратив-гамәли иҗат техникасында эшләнгән эшләнмәләр кабул ителде. Кул эшләре авторларына рәхмәт.
20 һәм 21нче декабрьдә Сарманда "Россия Ел укытучысы" педагогик осталык конкурсы узды. Җәлил гимназиясен яшь педагог, математика укытучысы, Кульпанова И.Д.. тәкъдим итте. Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча ул "Ел укытучысы" номинациясендә призер исеменә лаек булды.Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!