Сарман районы Ак калфак оешмасы кызлары 16 ноябрьдә Сарайлы авылы халкы, балалары белэн файдалы очрашуда булды.Бөек Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, милли гореф-гадәтләрне саклау елы уңаеннан кул эшләре-калфак ясау, чигү, май канаты үрергә өйрәнү кебек эшләр башкарылды, динебезне, телебезне саклау максатыннан мөнәҗәтләр көйләдек.
18 ноябрь-Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге көне. Әлеге акция кысаларында бүген Җәлилнең 1нче мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләрнең викторинасы узды. Укучылар бу өлкәдә үз белемнәрен күрсәттеләр, файда белән вакыт үткәрделәр.
2022нче елның 16нчы ноябрендә «Җәлил гимназиясе» ндә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм профилактикалау максатыннан Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик очрашу үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга юл йөрү өлешендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр. Җәяүлеләр кичүе куркынычсыз урын түгел, шуңа күрә балалар һәрвакыт юлда бик игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш.
3 декабрьдә бөтен дөнья Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Бу дата календарьдагы махсус бит. Ул сәламәт кешеләрне шәфкать турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өнди, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең батырлыгына, ныклыгына, сәләтләренә битараф булмаган кешеләрне берләштерә.
Александровка авыл җирлегенең Яхшы Каран авылында гражданнар җыены
Райондашларыбыз Украина белән чиктә махсус операциядә хәрби бурычларын үтәүче егетләргә ярдәм итү максатыннан, мәдәният оешмаларыбызга җыелып йон оекбашлар бәйли. Катнашкан һәркемгә зур рәхмәт!
Саклаубаш авыл җирлегендә гражданнар җыеннары уздырылды.
Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Корпорация МСП» АҖ белән берлектә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре заказчыларны сатып алуга керүен тәэмин итү мәсьәләсе буенча бушлай белем бирү семинары (алга таба-МСП субъектлары) үткәрә.
Чара 22.11.2022 сәгатьтә 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча узачак:Петербург ур., 28, 3 кат, «Алафузов»конференц-залы.
Чарада көндезге катнашу өчен сылтама буенча мәҗбүри теркәлү узарга кирәк https://семинар-мсп.рф/kazan2022; видео-конференц-элемтә режимында тоташтыру өчен сылтама катнашучыларга өстәмә рәвештә эш тәртибендә җиткереләчәк.
Халыкара Әниләр көненә һәм яхшылык декадасы кысаларында клоунада жанрындагы спектакль. Керү бушлай. Барыгызны да балалар белән 2022 елның 25 ноябрендә 15.00 сәгатьтә көтәбез.
17 нче ноябрьдэ Карашай -Саклау авыл жирлегендэ авыл жыены булып утте.