2022нче елның 16нчы ноябрендә «Җәлил гимназиясе» ндә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм профилактикалау максатыннан Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик очрашу үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга юл йөрү өлешендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәрттеләр. Җәяүлеләр кичүе куркынычсыз урын түгел, шуңа күрә балалар һәрвакыт юлда бик игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә тиеш.