Каташ-Каран ЯСП авылында Өлкәннәр көненә концерт һәм чәй эчү оештырылды
Каташ-Каран авылында Өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырылды.Бүләкләр гражданнарның үзара салымы хисабына алынды
Олуг юбилее уңаеннан Мәскәүдә яшәүче улы, килене, оныклары аңа медаль алып кайтканнар. Биш бала әнисе “Ана даны” медалена лаек булган иде инде. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да юбилярга сихәт гомер, куанычлы гомер теләделәр.
30 сентябрьдә Җәлил 1нче мәктәбендә Мәктәп Президентын сайлаулар узды. Ике кандидат Фролова Дарья 11 сыйныф укучысы һәм Хәлиуллина Ләйсән 10 сыйныф укучысы тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча мәктәп президенты итеп Фролова Дарья билгеләнде. Котлыйбыз һәм нәтиҗәле эш телибез.
Октябрь аеның беренче көнендә без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән котлыйм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм. Сез – әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк. Күпләрегез бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә катнашучылар, иҗат һәм спорт белән янучылар. Намуслы хезмәтегез, районыбыз, республикабыз, илебез үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сугыш еллары авырлыкларын кичергән, Ватан бәйсезлеген саклап калган, илне торгызган ветераннарга рәхмәтләремне җиткерәм. Өлкән буынга хөрмәт һәм игътибар хөкүмәтебез тарафыннан алып барыла торган сәясәтнең төп юнәлеше булып тора. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча максатчан эш алып барыла. Бүген районыбызда тормышка ашырылучы дәүләт программалары да нәкъ шуны дәлилли. Районда ветераннар клубы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, һәр җирлектә ветераннар советлары эшли. Район оешма-предприятиеләре ветераннар белән даими элемтәдә тора. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәргә язсын.
26 нче сентябрьдә Җәлил гимназиясендә профсоюз әгъзалары өчен гомуми белешмәлек узды. Укытучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
Октябрьдә искиткеч һәм изге бәйрәм – Өлкәннәр көне бар. Бу көнне без әби-бабайларыбызны, якыннарын һәм туганнарын аерым игътибар белән күзәтәбез. "Җәлил гимназиясе" укучылары да читтә калмады. Гимназиядә хәйрия ярминкәсе узды. Җыелган акчага Җәлил картлар йорты өчен беренче кирәк-яраклар сатып алына.
Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көнен зурлап билгеләп уттеләр. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында бу көнгә карата күп чаралар үткәрелде
Бүген район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган мавыктыргыч чара узды. Чарада узләренен гаиләләренә балалар алып тәрбияләүче опекуннар да актив катнашты. Аларга карата узләренең ихлас теләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сахипова җиткерделәр.
Патриотик аңны формалаштыруда төп рольне, әлбәттә, гаилә һәм мәктәп башкара. Ләкин бу юнәлештә эш күпкырлы булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә музейда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып барыла, уникаль проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе - Президент грантлары бәйгесе җиңүчесе - «Они защищали отчий дом» проекты.
Балалар өчен интерактив чаралар бик кызыклы, алар барлык биремнәрдә үзләре катнашалар, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. Чираттагы кунакларыбыз, Сарман гимназиясенең 6а сыйныф укучылары да кызыксынучан һәм тапкыр булдылар.
Катнашучыларга баһадирларның көбә күлмәген, бармицалы шлемны кияргә, кулларына калкан алырга, ук белән җәя тарттырып карарга һәм башка бик күп нәрсәләр белән танышырга мөмкинлек бирелә. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы чорына аерым игътибар биреп, шул авыр елларда районыбыз тормышында булган вакыйгалар турында сөйлибез, совет солдаты киемнәре, портянкалар чолгау тәртибе белән таныштырып, плащ-палатка җыябыз. Һәм һәрвакыт балаларның фикерләрен тыңлап, алга таба теге яки бу мәсьәлә буенча фикерләшеп, дөрес нәтиҗәләр ясыйбыз.
Һәрвакыттагыча вакыт сизелмичә дә үтә һәм һәр чара азагында "Сезгә ошадымы?!"дигән сорауга балаларның дәррәү «Әйе!!!» диюләре, башкарган эшнең нәтиҗәле булуын, чираттагы план чарасы гына түгел икәнен раслый. Һәр очрашу, һәр лекция, нинди генә темага булса да, без һәрвакыт балаларга әти-әнине, дусларны, укытучыларны, мәктәпне, хәтта яшәгән урамны, туган авылны, туган якны, үзең яшәгән дәүләтне бәяләргә, яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерәбез.