ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе
Илексаз авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышлап бүләкләр таратылды. Бүләкләр үзара салым акчаларына алынды.

Шәрләрәмә авыл җирлегендә өлкәннәр көне


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

Ләшәу-Тамак авылында гомер итүче, районыбызның өлкән кешесе,100 яшен тутырган Вәсилә әбине Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин өлкәннәр көне белән котлады.

Карашай -Саклау авылында гомер итүче, районыбызның иң өлкән кешесе,103 яшьлек Зәкия әби Шайдуллинаны өлкәннэр көне белән Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы котлады.

Октябрьнең беренче көне искиткеч дата – Өлкәннәр көне белән билгеләп үтелә. Бүген Җәлил интернат-йортында бу бәйрәмгә багышланган бәйрәм чарасы һәм концерты узды. Чара интернат җитәкчесе Зарипова Азалия Нәфис кызының чын күңелдән котлавыннан башланды.

Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котларга Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы, Сарман районы ветераннар советы рәисе Харисов Асыляр Мөнәвир улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гыйльметдинова Лилия Мирзәгыйт кызы килделәр. Җәлил мәдәният йорты коллективы башкаруында иң яхшы җырлар яңгырады. Ә холлда социаль хезмәтләр алучылар үзләре үстергән табигый материалдан эшләнгән көзге эшләнмәләр һәм уңыш күргәзмәсе оештырылган иде.

25нче сентябрьдә Җәлил гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары өчен профсоюз дәресе узды. Балалар профсоюз хәрәкәте тарихы һәм хәзерге тормышта профсоюзларның роле белән таныштылар.

Кичә Нурлатта Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестиваленең II зона этабы узды. Чара "Тулпар" спорт сарае һәм "Спортный"паркы стадионы базасында узды. Сарман командасы составына фестивальнең муниципаль этабы җиңүчеләре: Харисов Даут Айзат улы; Камалетдинов Илсаф Илсур улы; Бадиков Рушан Раушан улы; Шәяхмәтов Инсаф Эльмир улы; Галимҗанов Руслан Рефат улы; Харисов Айзат Фирдәвес улы; Дәүләтов Ринат Сирин улы; Салихов Марсель Фәис улы.
 

Буген, 01 октябрь конне, Петровский Завод авыл жирлеге бюджет оешмалары хезмэткэрлэре Яр Чаллы шэхэрендэ ярминкэдэ катнашты.

Янурыс ЯСП авылында Өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырылды.Бүләкләр гражданнарның үзара салымы хисабына алынды

Янурыс ЯСП авылында Өлкәннәр көненә концерт һәм чәй эчү оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International