ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Мортыш Тамак авылында Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм узды. Кунаклар концерт карадылар һәм тәмле чәй эчтеләр.

Сарман районы ирекле хәрәкәтенең барлык вәкилләрен бәйрәм белән котлыйм.

Хөрмәтле волонтерлар, Сез ел әйләнәсендә башкарган мөһим һәм файдалы эшләр өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Муса Җәлилнең 1 нче мәктәбендә үткән игелекле эшләр Марафоны көчәя бара! Бу проект безнең көчләрне берләштерү һәм безнең тирәдә дөньяны яхшырак итү өчен булдырылган! Бу безнең һәркайсыбызга уртак эшкә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге. Бүген безнең мәктәп укучылары сохари әзерләү белән шөгыльләнәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Нинди генә кечкенә булса да, һәр яхшы эшнең әһәмияте гаять зур!

Колмәт авылында Халыкара инвалидлар көненә «Кешегә карата җылы һәм назлы " девизы астында өйгә кереп, кечкенә бүләкләр өләштеләр.


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

5 нче декабрьдә Россиядә Иреклеләр (волонтер) көне билгеләп үтелә. Нәрсә ул игелекле эшләр? Бу кеше үз файдасы өчен түгел, ә кемгәдер ярдәм итү яки күңелле эшләү өчен кылган гамәлләр. 

«Игелек атнасы» кысаларында «Каенкай» балалар бакчасының беренче хәрәкәтенең пилот төркеме өлкәннәр һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүчеләр алдында үзләренең концерт программасы белән чыгыш ясады.
Буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, балаларда өлкәннәргә карата игелекле, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү - нәкъ менә шул максат белән педагоглар балалар белән социаль учреждениегә юл тоттылар. Интернат халкы нәни артистларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңлады.
Якты һәм дәртле номерлар тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Аннары балалар интернат - йортта яшәүчеләрнең барысына да үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр.

Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында Ягъфәров Азат Фердинанд улы онлайн-кабул итү уздырды.

Бүген Сарман муниципаль районында VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров һәм җирле үзидарә эшчәнлеген көйләүче закон проекты турында район җирлекләре башлыклары белән түгәрәк өстәл узды.

«Партия десанты» кысаларында бердәмроссиялеләр халык программасының социаль әһәмиятле объектларындагы эшләрне контрольдә тота.

Бүген Сарман районына эш визиты белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров һәм VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International