Бүген үзәкләштерелгән китапханәдә «Сарман районы мәгариф бүлеге тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Басманы оештыруда һәм әзерләүдә катнашучыларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре әсәрдән өзек сәхнәләштерделәр һәм шигырьләр укыдылар. Карашай Саклау мәктәбенең мактаулы остазы Махмутов Н.Ә. теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Чара бик җылы һәм истә калырлык атмосферада узды.
Шушы көннәрдә «Җәлил гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 4А сыйныфы укучылары Җәлил бистәсенең балалар китапханәсендә булдылар. Алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чарада актив катнаштылар.
Бүген район үзәк китапханәсендә «Сарман районы мәгарифе: үткәне, бүгенгесе. Прошлое и настоящее образования Сармановского района» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узды.
«Лилия» балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды.
"Җәлил гимназиясе" ндә халкыбыз күңеленә үлемсез шигырьләре белән кереп урнашкан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 елга багышланган атналык дәвам итә. Укучылар, шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнү белән беррәттән , геройларны күзаллап, төрле кул эшләре дә ясадылар. Бүген әлеге матурлыкны туплаган зур күргәзмә булдырылды.
"Җәлил гимназиясе"нең технология классында 10 нчы сыйныф укучылары өчен индивидуаль проектларны яклау булды. Уку елы дәвамында өлкән сыйныф укучылары үз проектлары өстендә эшләделәр: бурычлар куюдан һәм экспериментлар үткәрүдән алып программалар язуга һәм мәгълүматларны анализлауга кадәр.
Аязучан болытлы һава. Урыны белән кечкенә һәм уртача явым-төшем (яңгырга әйләнә торган юеш кар). Җил көньяктан 4-9 метр тизлектә, көндез көче секундына 14 метрга җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+1˚. Көндез максималь температура +6..+9˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил була.
Президент Владимир Путин төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башлануы турында игълан итте – ул бүген башланды һәм 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.киләсе елда районыбызның кайсы иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз.
Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша:
«Җәлилнефть» нефть-газ табу идарәсенең 50 еллыгы паркы,
Татар Илек елгасы яр буе сызыгы (реновация),
Үзәк мәдәният һәм ял паркы (реновация).
Прог тавыш бирергә мөмкин:
- сайтта zagorodsreda.gosuslugi.ru моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизацияләнергә кирәк;
- «Госуслуги " мобиль кушымтасы аша. Бергә хәл итәбез»;
- тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган матур киемнәреннән танып була.
Игътибар итәбез-бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «мондый конкурс инде уңай үзгәрешләрнең чын юл күрсәтүчесе булды». Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру»Федераль проекты кысаларында уза.
Сарман үзәк китапханәсендә "Тоталь диктант" үтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы буйсынуындагы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе микрофинанс продуктларына ташламалы ставкалар буенча КУЭ санлы платформасында заявкалар кабул итә.
https://lk.dashamail.ru/stat/preview.php?hc=534076&ss=a02f20f314aa15466835cd16ad9525ec
Тулырак мәгълүматны Фондның микрофинанслау үзәгендә түбәндәге адрес буенча алырга була:
Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, яисә +7 (843) 524-90-62, техник ярдәм 8 (927) 249-54-27. Гариза бирү буенча инструкцияләр кушымтада бирелә.