Бүген район үзәк китапханәсендә «Сарман районы мәгарифе: үткәне, бүгенгесе. Прошлое и настоящее образования Сармановского района» дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узды.
Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Мәгариф тарихы аша туган якның үткәнен белү, истәлекләрне бергә туплау, саклау, безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булып яшәргә этәрә. Шушы бурычларны күз алдында тотып, мәгариф бүлеге Сарман районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан «Сарман районы мәгарифе: үткәне, бүгенгесе. Прошлое и настоящее образования Сармановского района» дигән җыентык чыгарды. Архив документлары, педагог-ветераннарның хатирәләренә таянып эшләнгән бу басмада Сарман районы мәгарифе тарихы, 52 мәктәп һәм 37 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе турында мәгълүматлар тупланган.
Китап 4 бүлектән тора: Сарман мәгарифе тарихы, гамәлдәге мәктәпләр һәм балалар бакчалары, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында ябылган мәгариф оешмалары тарихы. Аларда район мәгариф учреждениеләренең барлыкка килүе, төзелүе, үсеше һәм эшләү этаплары җентекләп яктыртыла. Ә бу, үз чиратында, райондагы белем бирү системасында нинди үзгәрешләр булганлыгын күзаллауга, педагогик хезмәтнең әһәмиятен ассызыкларга мөмкинлек бирә.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлова әлеге мөһим проектны гамәлгә ашыруда, җыентыкны бастыруда булышканнары өчен Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинга, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаровка, 1978-1988 елларда район советы башкарма комитеты председателе Рафик Әдһәм улы Нуртдиновка, тарихи материалларны тупларга ярдәм иткән барлык мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә, күп еллар кадрлар бүлеге белгече булып эшләгән Фәридә Нурулла кызына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тарихчы Назыйм Мәхмүтов, Бөек Ватан сугышы музее директоры Дания Кәшипова, Сарман үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова китап бастырылу уңаеннан туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кичә китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде, шигырьләр, инсценировкалар белән үрелеп барды.