Бүген Җәлил бистәсендә Давыдов Никита Григорьевич белән хушлашу тантанасы булды. Давыдов Никита Григорьевич 2005 елның 14 августында Татарстан Республикасының Сарман районы Җәлил поселогында туган. Җәлил гимназиясендә укый. 9 нчы сыйныфтан соң Бөгелмә төзелеш-техник көллиятенә укырга керә. Аны 2024 елда уңышлы тәмамлый. 2024 елның 8 июлендә контракт төзеде һәм Ватанны сакларга китте. Мотоукчылар батальонының гранатомет взводы өлкән наводчигы гвардия Даврейторы Давыдов Никита Григорьевич 2024 елның 26 декабрендә Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
"Ләйсән"№3 балалар бакчасы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә
Балалар бакчасында " Мминем балам-төп пассажир! " фотоэшләр конкурсы оештырып үткәрдек. Район конкурсында урта группадагы балалар һәм ата-аналар катнашты. Конкурсантлар автомобиль тотып торучы җайланмаларда балаларның фотосурәтләрен тәкъдим иттеләр .Конкурска ата-аналар һәм балаларның игътибарына һәм зирәклегенә багышланган уеннар өстәлде.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.Конкурсны «юл хәрәкәте иминлеге " ДБУнең Сарман районындагы территориаль идарәсенең Әлмәт шәһәрендәге бүлекчәсе начальнигы А.Р.Ситдыйкова оештырды,анда полиция майоры Н.Д. Самойлов катнашты. алар балаларның һәм ата-аналарның белемнәрен югары бәяләделәр, катнашучыларга истәлекле грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Сабантуй — татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, май hәм июнь айлаларының соңгы көннәре аралыгында үткәрәләр.
Ә бәйрәмгә эзерлек гадәттә алданырак башлана. Менә без дә коллектив белән бергә, билгеләнгән урамнарны гөрләнеп, шаулатып бәйрәмгә бүләк җыярга чыктык.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районның инвестор-эшмәкәрләре белән бергә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «Сарман муниципаль районына инвестицияләгез» муниципаль сәгатендә катнашты.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Россия ЭЭМ системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 90 ел тулу белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатларын һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Сарман мәктәпләре үзләренең мәктәп яны кишәрлекләрендә яшелчәләрдән ничек мул уңыш җыеп алырга тиеш? Бу хакта теориядә һәм практикада гына түгел, ә «Сортсемовощ ТР» ҖЧҖ генераль директоры, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Харис Камалеев сөйләде һәм күрсәтте.
"Әлмәт электр челтәрләре" Челтәр компаниясе ел саен балалар белән "Имин каникуллар"акциясе үткәрә.
МБМББУ "Янурыс балалар бакчасы" нда "Чыгарылыш кичәсе" узды.