Бүген Җәлил бистәсендә Давыдов Никита Григорьевич белән хушлашу тантанасы булды. Давыдов Никита Григорьевич 2005 елның 14 августында Татарстан Республикасының Сарман районы Җәлил поселогында туган. Җәлил гимназиясендә укый. 9 нчы сыйныфтан соң Бөгелмә төзелеш-техник көллиятенә укырга керә. Аны 2024 елда уңышлы тәмамлый. 2024 елның 8 июлендә контракт төзеде һәм Ватанны сакларга китте. Мотоукчылар батальонының гранатомет взводы өлкән наводчигы гвардия Даврейторы Давыдов Никита Григорьевич 2024 елның 26 декабрендә Украина, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция үткәрү барышында бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.