ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2025 ел
якшәмбе

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәмсетдинова Р.Л. «Минем өчен Тукай иҗаты – ул ….» темасына викторина үткәрде. Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган иде.

МББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Куркынычсызлыкны барыннан да бигрәк истә тотыгыз" дигән темага класс сәгате узды . Укучыларның юлларда куркынычсызлыгына, бигрәк тә мопедлар ,питбайклар һәм самокатлар куллануга төп игътибар бирелде.


26
апрель, 2025 ел
шимбә
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәптә туклануга ата-аналар контроле булып үтте.

      Безнең мәктәптә бөек татар шагыйре, язучысы һәм дәүләт эшлеклесе Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.  

Югары Чыршылы авыл җирлегенең Түбән Чыршылы авылы зиратында бүген өмә узды.

Апрель ае,без яшь чакларда ,В.И.Ленинның туган көнендә һәр елны  бәйрәм төсендә үткәрелгән  өмәләре белән, һәр кешенең күңелендә яши. Бернинди  чакыруны да көтми, шулай тиеш дип үтүче,бернинди бәхәсләр тудырмаучы  өмә иде бит ул.

Очраклы рәвештәме, Ходай кушуы булдымы, быел  безнең бүгенге өмәбез дә нәкъ шул көнгә багышланды. Без бүген  нәкъ шундый бәйрәм ясадык. Үзебезнең Ветераннар паркын ялт итеп чистарттык, корыган агачларны кистек.  Парк янәшәсендәге юлдан үтүче машиналарга комачаулаучы агачларны да кистек. Җыелган чүпләрне, корыган яфракларны капчыкларга тутырып, төяп үк җибәрдек. Үзебезнең эшкә сокланып карап тордык. Яши торган өеңне җыештыргач күңелдә нинди рәхәтлек туса, безнең күңелләрдә дә шундый тойгылар иде.

Бу  өмәнең безнең өчен үтә зур мәгънәгә ия тагын бер ягы бар. Шушы өмә вакытында без хезмәттәшләр белән очрашабыз, яшьлегебезне искә төшерәбез. Ел буе җыелган яңалыклар белән уртаклашабыз. Фотоларга төшәбез. Өйләребезгә кайткач та  әле шул фотоларга карап, гомернең узганына хәйраннар калып утырабыз.

Бәйрәмнең иң күңелле минутлары булып, саф һавада  безне хөрмәтләп әзерләнгән  уртак табыннан ризык җыю. Табын да мулдан иде.  Пылау, тавык ите,булочкалар, лимонлы чәй  - телеңне йотарлык тәмле булды. Бер казан пылауны ялт итеп куйганнан соң да әле озак кына аерылыша алмый гөрләштек.

Җәлил ветераннары исеменнән Әнисә Минһаҗева

Бүген Татарстан Республикасының Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында, татар теле укытучылары Шакирова Э.Ф. һәм Афзалова А.М. МБГББУ «Җәлил гимназиясе» махсус чара оештырды. Мәктәп укучылары күренекле шагыйрьнең иҗаты атмосферасына чуму өчен бергә җыелдылар.

«Лилия» балалар бакчасы Бөтенроссия өмәсенә кушылды.  

"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе" укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә агачлар утырттылар.

26 апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә бөтенрәссәй өмә булып узды. Анда барлык сыйныф укучылары, шул исәптән сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм барлык персонал катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International