Апрель ае,без яшь чакларда ,В.И.Ленинның туган көнендә һәр елны бәйрәм төсендә үткәрелгән өмәләре белән, һәр кешенең күңелендә яши. Бернинди чакыруны да көтми, шулай тиеш дип үтүче,бернинди бәхәсләр тудырмаучы өмә иде бит ул.
Очраклы рәвештәме, Ходай кушуы булдымы, быел безнең бүгенге өмәбез дә нәкъ шул көнгә багышланды. Без бүген нәкъ шундый бәйрәм ясадык. Үзебезнең Ветераннар паркын ялт итеп чистарттык, корыган агачларны кистек. Парк янәшәсендәге юлдан үтүче машиналарга комачаулаучы агачларны да кистек. Җыелган чүпләрне, корыган яфракларны капчыкларга тутырып, төяп үк җибәрдек. Үзебезнең эшкә сокланып карап тордык. Яши торган өеңне җыештыргач күңелдә нинди рәхәтлек туса, безнең күңелләрдә дә шундый тойгылар иде.
Бу өмәнең безнең өчен үтә зур мәгънәгә ия тагын бер ягы бар. Шушы өмә вакытында без хезмәттәшләр белән очрашабыз, яшьлегебезне искә төшерәбез. Ел буе җыелган яңалыклар белән уртаклашабыз. Фотоларга төшәбез. Өйләребезгә кайткач та әле шул фотоларга карап, гомернең узганына хәйраннар калып утырабыз.
Бәйрәмнең иң күңелле минутлары булып, саф һавада безне хөрмәтләп әзерләнгән уртак табыннан ризык җыю. Табын да мулдан иде. Пылау, тавык ите,булочкалар, лимонлы чәй - телеңне йотарлык тәмле булды. Бер казан пылауны ялт итеп куйганнан соң да әле озак кына аерылыша алмый гөрләштек.
Җәлил ветераннары исеменнән Әнисә Минһаҗева