Бүген Сарманда Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференциясе узды.
Бөтен Россия буйлап «Блокадная ласточка»патриотик акциясе уза. "Россия бөркетләре" Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе бу акциягә кушылды һәм үз карлыгачларын ясады.
Сарман 1 нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары "Мавыктыргыч математика" түгәрәгендә пунктирлы сызыкларны тоташтырырга, "Бабашки" төзү материалларыннан төрле юллар ясарга өйрәнделэр. "Күбрәк", "әзрәк", "тигез" төшенчәләрен ныгыттылар.
24 нче гыйнвар көнне Әлмәттә «Сандугач сайрар ил» XXVIII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Аны «Каракүз» мәдәният һәм сәнгатькә ярдәм итү һәм аны үстерү программасы кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды оештырды Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть» Компаниясенең 75 еллыгына багышланды. Анда «Татнефть» компаниясе җитештерү эшчәнлеген алып бара торган Татарстан районнарында яшәүче солистлар катнашты И.Г. Шакиров исемендәге Сарман сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясадылар һәм конкурс лауреталары булдылар. Хаҗиева Рамина lll дәрәҗә лауреат (куллар. Хаҗиева Р.Р. Сабирҗанова Самира лауреат ll дәрәҗә (Рук.Хәмидуллина Р.М.) Мухаметов Назил лауреат ll дәрәҗә (Рук.Хәмидуллина Р.М.)
26 гыйнварда «Айтуган» спорт комплексында Авыл җирлекләренең V спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар тәмамланды.
Команда турниры нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Мортыштамак авыл җирлеге;
2 урын - Азалак авыл җирлеге;
3 урын-Иске Кәшер авыл җирлеге.
Җиңүче Команда һәм призер командалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. 2025 елның 7 февралендә барыгызны да чаңгы ярышларына көтәбез
Безнең яшь бадминтончылар Әлмәт шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре " ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар
1 урын-Мәрданов Әмирхан
2 урын-Ашрафуллина Айза
3 урын-Яхин Булат
Гайфуллин Рәсүл, Гайфуллин Сәид яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларны тиздән Казан шәһәрендә финалда көтәләр.
Шулай ук Имаев Радмир, Насыйбуллина Азалия, Мирзасалихов Азат, Сәлимгәрәев Самир бу ярышларда катнаштылар.
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә
"Холокост-буыннар хәтере" исемле мәгълүмат сәгате үтте
Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын полициягә хезмәткә чакыра.
Полициядә хезмәт итү-киләчәккә ышаныч!
Җәлил 5 нче " Әкият" балалар бакчасында
балалар шагыйре Әминә Бикчәнтәеваның тормыш юлын,иҗатын искэ алдылар.
Бакчабызда аның тормыш юлын,иҗатын искә тошердек.
"Җәлил гимназиясе" ндә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган рәсемнәр конкурсы уза.