ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2026 ел
дүшәмбе

12 нче июль көнне Җәлилдә яшәүче Закирова Һидая Шакир кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Җәлил шәһәр тибындагы поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы җылы сүзләр белән котлап истәлекле бүләк һәм район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Күтәренке күңелле, аек акыллы Һидая апа Ходай биргән көнгә сөенеп, котлауларга, үзенә булган игътибарга, ихтирамга җылы сүзләре аша рәхмшт белдерде.

Алмашынучан болыт. Урыны белән көчле яңгырлар, коеп яуган яңгырлар. Кайбер районнарда яшен, локаль боз. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы +13..+16˚. Көндез максималь температура +22..+25˚.

2000 елның 1 сентябреннән башлап ел саен дәүләт бюджет учреждениесе «Идел» яшьләр үзәге Яшь татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматурглары өчен «Иделем акчарлагы»конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты: яшь буын арасында талантлы шагыйрьләрне, прозаикларны, драматургларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук аларга иҗади үсеш һәм үз-үзләрен белдерү өчен мөмкинлекләр бирү. Оештыручы: • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы; • Дәүләт бюджет учреждениесе "Идел" яшьләр үзәге; • Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе; • Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Конкурс өч этапта уза: I этап-әсәрләр җыю (2026 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итә). II этап-сайлап алу туры. Жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләргә эксперт бәясе (2026 елның 31 октябренә кадәр дәвам итә). III этап - йомгаклау. Иҗат мәктәбенең эше, әсәрләре уңай бәяләнгән һәм жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алынган конкурсантлар арасында (2026 елның ноябре). Конкурста катнашу шартлары: конкурста Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән яшь язучылар катнаша. Конкурс ике яшь категориясе арасында уздырыла: авторлар 14 яшьтән 18 яшькә кадәр; авторлар 19 яшьтән 35 яшькә кадәр. Конкурсның беренче этабына әсәрләр 2026 елның 30 сентябрендә 23:59 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://forms.yandex.ru/u/6a159b4ae010db0d92b56b0f Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: поэзия; проза; драматургия. Күбрәк мәгълүматны Вконтакте төркеменә сылтама буенча белергә мөмкин: https://vk.com/mc_idel өстәмә мәгълүмат: телефон: +7 (843) 528-28-22 Е-mail: mc-idel@yandex.ru 420022, Казан шәһәре, Тукай урамы, 58, офис 307


12
июль, 2026 ел
якшәмбе

Бүген Ләке авылында керәшеннәрнең яраткан бәйрәме - Питрау-Петров көне узды.

Ул төрле милләт кешеләренең күңел ачу һәм бердәмлек урынына әверелде. Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов ачып җибәрде. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Авыл җирлеге һәм район тормышында активистларга бүләкләр тапшырды.

Хөрмәтле кунаклар - Татарстан Керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Михайлович Егоров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргазыйм улы Салихов бәйрәм уңаеннан котлауларын һәм җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә «Питрау түтие» конкурсы, кызыклы уеннар һәм ярышлар узды. Халык күңел ачулары, җырлар, биюләр, уеннар кичкә кадәр дәвам итте.

Хөрмәтле почта хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән котлыйм!

Россия почтасының безнең зур илебез гражданнарының көндәлек тормышында әһәмиятен бәяләп бетергесез. Ул кешеләрне туганнары белән бәйли, эшлекле документлар әйләнешен гамәлгә ашыра, пенсияләр һәм социаль пособиеләр түли, коммуналь түләүләр кабул итә, газета-журналлар китерә. Мөһим хат, телеграмма яки посылка барып җитмәгән почмак юк.

Хезмәтегез, ярдәмчеллегегез һәм яхшы күңеллелегегез өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Сезнең юлыгызны кешеләрнең елмаюлары һәм рәхмәтләре яктыртсын,

Питрау бәйрәме уңаеннан барыгызны да чын күңелемнән тәбрик итәм. Питрау, дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, күпмилләтле районыбыз халкының яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелде. Сарманлылар милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен яхшы аңлыйлар. Ә бу исә икътисади һәм социаль уңышлар белән бергә районыбызның тынычлык һәм иминлек нигезе булып тора.

Гасырлар дәвамында халыкның тарихын, динен, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән Питрау елдан-ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып бара. Аның кабатланмас рухы, эчкерсез шаянлыгы, сый-хөрмәте, юмартлыгы, бәйге-җиңүләргә җилкендерүе һәркемне сокландыра. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бездә чананы – җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Ә җәй исә авыл халкы өчен көзгә-кышка әзерлек чоры.

Һәр керәшен өчен кадерле булган Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен. Дөньялар имин, үзегез сау-сәламәт, бәхетле булыгыз.


10
июль, 2026 ел
җомга

Алмашынучан болыт. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез явым-төшем юк. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәю секундына 14 метрга кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+17˚. Көндез максималь температура +24..+27˚.

МКС-74 экипажы космонавтлары — Сергей Кудь-Сверчков, Сергей Микаев һәм Андрей Федяев космик станция бортында авырлыксызлык шартларында ничек шөгыльләнүләрен күрсәткән ролик яздырганнар. Моңа охшаш бурычны #спортпростокосмос конкурсында катнашучылар үтәргә тиеш — физик күнегүләр яки космонавтлар отрядына сайлап алуның физик нормативларының берсен башкарып ролик төшерергә һәм аны ВК дагы үз битендә урнаштырырга.


8
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы делегациясе район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендә «АГРОВОЛГА 2026»халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Ильдар Нилович тыл һәм хезмәт ветераны Мухаметшина Фагима Абуталип кызын туган коне белэн котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның азык-төлек пакетын тапшырды. Фахима Абуталип кызына сэламэтлек, гаилэ иминлеге телэде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International