2нче март көнне 1нче «Б» сыйныфында «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Бу һәр беренче сыйныф укучысы өчен бик мөһим чара. Балалар бик шатлык белән үзләренең нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле уен формасында үтте. Әлифба белән хушлашу – яңа белемнәргә һәм җиңүләргә юл башы. Мәктәп тормышында иң кечкенә укучыларыбызның мондый җиңүләре күп булсын иде. Беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!
Бүген Мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм төрле һөнәр ияләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук призывникларның әниләре һәм "Ел хатын-кызы"республика конкурсында катнашучылар бүләкләнде.
Аннары чара районның иҗат коллективлары һәм Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең Халыклар Дуслыгы ордены белән дәвам итте.
Бүген спорт залында 2006 елда туган яшүсмерләр арасында волейбол буенча Беренчелек үтте.
Егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:» алтын « - Җәлил 1 нче санлы мәктәбе командасы,көмеш медальләрне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбе яулады,өченче урында-Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе.
Бүген Сөлек авылында яшәүче Әгъләмова Хәния Гыйльмулла кызына 90 яшь тулды.
Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова котладылар, бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путинных котлау хатын тапшырдылар.
Хәния апа Югары Чыршылы авылында туган. Күмәк хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйган. Тормыш иптәше Кәшиф абый – сугыш ветераны, аның белән бергә 54 ел бергә тормыш итәләр, ире 2010 елда вафат була. Биш бала үстерәләр, кызганыч, ветеран ике баласын җирләргә өлгергән. 11 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Хәния апа кызы Сәрия тәрбиясендә яши. «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.
11 нче сыйныф укучысы Фролов Александр татар теленнән рус телле укучылар арасында булган олимпиаданың республика этабында җиңү яулады. Сашаның чираттагы уңышына куанабыз, аңа һәм укытучысы Шәйдуллина Чулпан Камил кызына яңа үрләр телибез.
"Табигатькә йөрәк белән кагыл" дигән экологик плакатлар муниципаль конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.Җәлил беренче мәктәбе укучылары Төхбәтуллина Рузилә 10 кл, Якупова Карина 9б кл . 9 сыйныф укучылары Таҗетдинова Алия 9 сыйныф һәм Сафина Эльвира 7 сыйныф укучылары бу конкурсның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.Экологик проблемалар һәркемне борчырга тиеш, без барыбыз да чиста һәм сәламәт дөньяда яшәргә телибез .Планетабызның сәламәтлеге - безнең кулларда-конкурска тәкъдим ителгән экологик плакатлар темасы . Балаларны һәм педагогларны Сагидуллина З.Х,Абдрахманова э. ш., Гәрәева Ч. т., Мортазина А. Н. киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә цифрлаштыру елына багышланган төрле яшьтәге укучылар ясаган кул эшләре күргәзмәсе бара. 1-11 нче сыйныф укучылары тырыштылар һәм кызыклы эшләр тәкъдим иттеләр, монда кул астындагы материаллардан эшләнгән компьютерны каршы алырга мөмкин
«Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законның мәҗбүри таләпләрен үтәү максатыннан, 2022нче елның 1нче мартында «Җәлил гимназиясе»ндә Татарстан Республикасы Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча Эчке эшләр министрлыгының өлкән инспекторы Гарипов Рөстәм Габделхәй улы планлы тикшерү үткәрде. Моннан тыш, инспектор укучыларга янгын сүндергечнең эш механизмын күрсәтте.
1нче март көнне ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре-2022" дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабы узды. Җәлил гимназиясе 7нче Б сыйныфының ата-аналар комитеты һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гәрәева Венера Азат кызы җиңүче булды. Алар республика конкурсының зона этабында безнең район данын яклаячак. Конкурста катнашучылар жюри хөкеменә визитка, иҗади номер һәм сыйныф һәм ата-аналар эшләренең иҗади күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Конкурсның темасы цифрлаштыру һәм мәдәни мирас елына багышланган иде. Җиңүегез белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә конкурста уңышлар телибез!
Бүген 2006 ел һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 10 команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча Җәлил икенче мәктәбе командасы-1 урын, Сарман урта мәктәбе-2 урын,Илексаз мәктәбе-3 урын.