Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмгә кайткан якташлар, кунаклар!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Бу бәйрәмне без һәрвакыт шатланып каршы алабыз, изге теләкләребезнең кабул булуын телибез, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Киләчәк елның уңышларга юмарт, игелекле үзгәрешләргә бай булуына өметләнәбез.
Узып баручы 2021нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы – социаль-икътисади үсештә ирешелгән күп төрле казанышларга, истәлекле вакыйгаларга бай булып тарихка кереп калачак.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаштык, Халык санын алу кампаниясе оешкан төстә үтте.
Хезмәт күрсәткечләребез дә куандырырлык. Нефтьчеләребез район бюджетына лаеклы өлеш кертте. Быелгы авыр корылык елында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырыш хезмәт куйды. Районыбыз басуларыннан 75,5 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Бер гектардан уртача 16,1 центнер уңыш чыкты. Шикәр чөгендеренең тулай җыемы 195,7 мең тонна, уртача уңыш 214,1 центнер тәшкил итте. Ел башыннан 16,7 мең тонна сөт, 2 мең тоннадан артык ит җитештерелде.
Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, кече бизнес вәкилләре хезмәтләрен дәвам итте, шәхси эшмәкәрлектә, мәга¬риф, спорт, мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз бар.
Аеруча сәла¬мәтлек саклау өлкәсенә тукталып үтәсем килә. Инде икенче ел рәттән районыбызның медицина хезмәткәрләре киеренке шартларда эшли. Аларга барлык райондашлар исеменнән олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәтебез кешеләр мәнфәгатьләрен кайгырту, районыбыз җирлекләрендә халыкка тагын да уңайлырак яшәү шартлары булдыруга юнәлтелде. Республикабыз хөкүмәте, милли проектлар ярдәме белән районда территорияләрне төзекләндерү, торак һәм социаль объектлар, юллар төзү-ремонтлау эшләре гамәлгә ашырылды. Ел дәвамында күпкатлы йортларга ремонт, йорт яны территорияләрен, урамнарны төзекләндердерү эшләре башкарылды. Чиста су белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалыгына, районыбызны яшелләндерүгә кагылышлы сорауларны да агымдагы елда игътибар үзәгендә тоттык.
Шул уңайдан Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Дәүләт Советына, Министрлар Кабинетына, «Татнефть», «Агрокөч» җәмгыяте җитәкчелегенә районыбызның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә мөмкинлекләр булдыруда зур ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Ел буе намуслы хезмәтләре белән барлык өлкәләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш керткән райондашларга рәхмәтемне юллыйм.
Аерым рәхмәтем – районыбызны үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга.
Яңа ел белән котлап, исәнлек-саулык телим. Гаилә бәхетегез тулы булсын, күңелләрегездә тынычлык хөкем итсен. Киләчәк көнгә ышаныч, күтәренке кәеф һәм күңел көрлеге юлдаш булсын, изге эшләргә өндәсен. Киләчәктә дә туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклыйк. Бердәм булыйк.
Яңа еллар имин булсын!
Бүген балалар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен "Логика кайда?" дигән уенында тикшерделәр. Мероприятие Граханцева Е.Р. үткәргән. Балалар табышмаклар чиштеләр, мәкальләр төзеделәр, шарадлар чиштеләр. Көннең икенче яртысын балалар ачык һавада үткәрделәр.
28 нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе" укучылары Казан югары танк училищесының 3 нче курс курсанты Хадыков Альберт Эльмир улы белән очраштылар. Ул хәрби хезмәткәр булу өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде. Альбер үзе югары хәрби уку йортына укырга алдан ук әзерләнә. Спорт нормативларын тапшырырга кирәк булу сәбәпле, ул бигрәк тә бокска салынган. Аерылышып, Альберт барлык балаларга да яхшы укырга, үз Ватаныңны яратырга, көчле, сәламәт һәм имин булырга теләде.
Яңа ел алдыннан Кәүҗияк мәдәният йортында 29 декабрь көнне "Әкияттәге кебек яңа ел" дип исемләнгән концерт программасы узды.". Күрше Азнакай районыннан килгән артистлар һәм кунаклар бәйрәмне матур җырлары, биюләре белән бизәделәр.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2022 елның 6 декабрендәге 406-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум дәрәҗәсендә билгеләнүен хәбәр итә.
Югары Чыршылы авылы мәдәният йортында “Төкле аягың белән кил, Яңа ел!” дип исемләнгән бал-маскарад узды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улының Яңа ел котлавы белән башланып китте. Җирле артистларыбыз бәйрәм уңаеннан, берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Тамаша җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды, лотерея уены уйнатылды.
Яңа ел алдыннан Сарман муниципаль районында “Шатлык кәрзине” акциясе уза. Кибеткә килгәч, һәркем баллы тәмлүшкәләр, уенчык яки балалар өчен бүләк ала һәм кәрзингә сала ала.
Шулай итеп, пандемиягә карамастан, берләшеп, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бәйрәм бүләк итәргә мөмкин.
Иске Имән авыл җирлегендә Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бүләкләре тарата
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы бара. Авыл җирлекләре арасында бәйге ике этапта алты номинация буенча үткәрелә. Беренче этап муниципаль район дәрәҗәсендә үткәрелә. Икенче этапта комиссия тиешле 5 зона төркемнәре буенча җирлекләр арасында конкурста җиңүчеләрне билгели.
Бүген Яңа ел бизәлешен карау һәм бәяләү буенча күчмә чаралар кысаларында конкурс комиссиясе Сарман районында булды. Республика комиссиясен район Башлыгы Фәрит Хөснуллин каршы алды.
29 нчы декабрь көнне Ахметов Дамир Рәхми улы исемендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.Матур итеп бизәлгән ял паркындагы тамаша күңелле уеннар,җыр,бию белән үрелеп барды.Самавардан кайнар чәй, казанда пешкән ботка ял итәргә килгән авылдашларның,кунакларның күңеленә хуш килде.Кыш бабаай белән кар кызы да авылдашларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап үзләренең иң изге теләкләрен җиткезделәр.