ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген район Советының зур залында «Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерләнү һәм үткәрү чорында социаль әһәмиятле объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында»гы мәсьәләне карап, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды.

Янурыс авыл җирлеге Янурыс авылы зиратында гражданнарның үзара салым акчасына зур агачлар киселде.

23 ноябрь көнне Җәлил бистәсенең 7 нче "Ләйсән" балалар бакчасында Сарман районы балалар бакчалары музыка җитәкчеләренең "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыкаль белем бирүнең заманча методикалары һәм технологияләре" дигән темага база мәйданчыгы утырышы үткәрелде.

Җәлил беренче мәктәбе командасы "Кэс-Баскет" Бөтенроссия мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Сарман авылында узган финал этабында беренче урынны яулады.

Җәлил 1 нче мәктәбе волонтерлары 23-26 ноябрьдә Казан шәһәренең "Волга" яшьләр үзәгендә старт алган йомгаклау форумында катнаша. Укучыларга уңышлар телибез!


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә авыл җирлекләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекләре урынбасарлары һәм белгечләре чакырылган иде. Кабул итүгә алдан язылган гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә алып барыла, алдан язылу өчен телефон: 2-42-75.

1нче Б, 3нче А сыйныф укучылары «Мин куркынычсызлыкны сайлыйм» региональ фото конкурста  катнашып,  «Фотоколлаж» номинациясендә Бахтегәрәев Инзар 1 урынга, Мөхәммәтова  Айзилә  3нче урынга, «Видеоролик» номинациясендә  Латыйпов Рамазан 2 урынга лаек булдылар.  Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез !

Янурыс авыл җирлегенең Каташ-Каран авылында куаклар кисү эшләре бара.Киләсе елга балалар мәйданчыгын киңәйтү һәм территорияне төзекләндерү планлаштырыла.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Болтоносов Борис Михайлович бәйрәм итә.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 22 ноябрь 09 сәгатькә кадәр. 23 ноябрь 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International