Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 22 ноябрь 09 сәгатькә кадәр. 23 ноябрь 2021 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татар халкының, әби-бабаларызның бай тарихы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Чөнки үткәнен белмәгән халыкның-киләчәге юк. Шуңа күрә үсеп килүче буынны татар халкының мәдәни кыйммәтләре, милли гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлтелгән интерактив чаралар бүгенге көндә бик мөһим булып тора. «Тәгәри китте йомгагым» дигән мастер-класс нәкъ менә шундый чаралар рәтеннән, бүгенге көндә «Үз илемдә –үз телемдә» проекты кысаларында үткәрелә.
19 ноябрь көнне Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары карт әби-бабаларының еракта калган еллардагы көн күрешләре белән танышты. Электр булмаган чорда, керосин лапмасы, әле күпчелек вакытта чыра гына да яктыртып, караңгы кышкы төннәрдә хатын-кызлар тукучылык белән шөгелләнгән, чөнки олы гаиләне киендерүнең бердән – бер чарасы шул булган. Чарада катнашкан укучыларның һәрберсе каба, орчык тотып җеп җегерләп, аннан туку станогында эшләп карадылар. Мондый чаралар тарих, гореф-гадәтләр белән танышу белән генә чикләнми, алар балаларны әйләнә-тирә дөньяга сакчыл карарга өйрәтә.
"Они защищали отчий дом" проектын гамәлгә ашыру кысаларында музей хезмәткәрләре районыбыз мәктәпләре укучылары белән очрашуларны дәвам итәләр. “Россия – минем Ватаным” темасына багышланган әңгәмәдә Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучылары катнашты.
18 нче ноябрь көнне Җәлил гимназиясе базасында 10-11 нче сыйныф укучылары өчен "Балаларга хокукый ярдәм" дигән темага сыйныф сәгате узды. Балаларга үз хокуклары мәсьәләләре буенча хокукый консультацияләр бирү темаларына кагылдылар, таныш балалар эләгә торган тормыш хәлләре турында фикер алыштылар. Балалар сораулар бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр.
18 нче ноябрь көнне "Җәлил гимназиясе"ндә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен Халыкара тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган сыйныф сәгате узды. Бу көнне ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтү кабул ителде. Укучылар Европада һәм Россиядә тәмәке таралу тарихы белән таныштылар, тәмәкегә багышланган реклама кампанияләренә, шулай ук төрле илләрдә тәмәкегә каршы пропагандаларга анализ ясадылар.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Халыкара юл һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
Һава шартларының сизелерлек начарлануы турында доклад-консультация
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 20-21 ноябрендә.
2021 елның 20-21 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә актив көнбатыш циклоны чыгу сәбәпле һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Фронталь бүлекләр узганда көтелә:
- кар, юеш кар, урыны белән көчле;
- 500-1000 метрга кадәр күрү начарлануы белән бураннар;
- секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил.;
- юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, кар боткасы.
Температура төнлә 0 тәшкил итәчәк..-5°, көндез -3..+1°.
Безнең мәктәп укучылары балаларга хокукый ярдәм күрсәтү Россиякүләм көнендә катнаштылар. Хезмәттәшлек, дуслык, гафу итү, толерантлык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлек, кешелеклелек, тынычлык һәм татулык төшенчәләре турында сөйләштеләр
Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара юл - транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы , 2-7 сыйныфларда "юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр" викторинасы, видеороликлар һәм презентацияләр карау, ситуацияләрне хәл итү үткәрелде. Әлеге чараларның максаты-юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәртү