Россия көне алдыннан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар, әңгәмәләр уза.
Россия көне алдыннан без Ләке авылында яшәүче, кыска вакытлы ялга кайткан СВО катнашучысы Зайцев Николай Георгиевичның өендә булдык.
Мәктәп яны лагеренда коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән мөһим акция узды.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан һәм балаларда Россия, туган ил турында күзаллаулар формалаштыру, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү максатында әлеге бәйрәмгә багышланган тематик сәгать оештырылды. Балалар тантаналы рәвештә аягүрә басып илебез гимнын тыңладылар, ни өчен флаг өч төстә торганын искә төшерделәр һәм ахырда плакат ясадылар.
Россия Көне Белән! Тынычлык, җылылык, яхшылык, шатлык һәм яктылык!
Урта төркемдә "Мин Россияне яратам "темасына дәрес узды.
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар!
Бүген без бөтен ил белән бергә төп дәүләт бәйрәмен-Россия көнен билгеләп үтәбез. Ул күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм Ватанга тугрылыгын, ил өчен горурлыкны һәм ватандашларның казанышларын гәүдәләндерә. Илнең иминлеге нигезе – регионнарның уңышлы үсеше. Татарстан Республикасы бүген-куәтле сәнәгать, фәнни-техник һәм интеллектуаль потенциалга ия, бөтен дөньяга билгеле территория. Татарстан көчле Россия төзелешенә зур өлеш кертә, илебезнең терәк төбәге булып тора. Республикабызны үстерүдә, Россиянең социаль-икътисадый иминлеген ныгытуда безнең казанышларыбыз да бар, кадерле Сарман халкы. Көндәлек хезмәтләре белән район үсешенә ярдәм иткән, иҗтимагый тормышта актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм. Бу бәйрәм көнендә сезгә сәламәтлек, бәхет, муллык һәм иминлек телим!
«Лилия» балалар бакчасында Россия көне.
Безгә бәйрәмнәр шатлык өчен бирелде, Без аларны аз белмибез, төрле-төрле. Әмма Россия көне, туган ил көне, Безнең өчен, әлбәттә, иң төп бәйрәм! Россия көне алдыннан балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган тематик көн узды.
12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Россия көне алдыннан безнең балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган чара узды. Әлеге чараның максаты балаларда Россияне дәүләт, Туган ил буларак күзаллау формалаштыру, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү иде. Балалар безнең әләмнең ни өчен өч төстән торуын һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын искә төшерделәр.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен хезмәт ветераннары Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызын һәм Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызын «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.