Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта белем бирү мәктәбендә Батырлык көне

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Ватан геройлары көне уңаеннан, Әлмәт мәктәбендә 11 декабрь көнне “Батырлык көне” дигән чара оештырылды. Ул көнне безгә кунакка Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Хадиуллин Л.Х. килде. Мактаулы кунак безнең район егетләренең батырлыгы һәм геройлаклары тарихы белән таныштырды. Ул укучыларга солдат булу юлын һәм аның мөһимлеген аңлатты. Шулай ук ул үз туган ягыңны яратырга һәм кадерләргә чакырды. Шундый кызыклы һәм файдалы лекциягез өчен зур рәхмәт сезгә, Ленар Хамбалович!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International