Сарман үзәк китапхәнәсенең хезмәткәрләре сайлауда катнашты
Сарман авылында "Татарстан кроссы -2021" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында җиңел атлетика буенча Сарман муниципаль районы беренчелеге булып узды. Җәлил беренче мәктәбе укучылары актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. 2010 елгы кызлар арасында беренче урынны Нәбиуллина Миләүшә яулады, 2004-2005 елгы кызлар арасында беренче урынны Кормушкина Динә, Шиһапова Элиза 2006-2007 елгы кызлар арасында өченче урынга лаек булды. Кызларны һәм тренерны котлыйбыз!
17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенына Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уза
9 сентябрьдә китапханә кызлары поселокның “Муса Җәлил” исмендәге бульварына “Җәлил чаткылары” әгъзаларын һәм балаларны чакырганнар иде. Урамда салкын һәм янгыр явып тору аркасында очрашуны ветераннар клубында уздырдык. Шундый җылы очрашу булды ул. Без, җирле шагыйрь һәм шагыйрәләрнең дә балаларга әйтәсе сүзләре күбәйгән. Рәхәтләндек үзебезнең шигырьләребезне сөйләп, укып. Аларның йөзендәге ихласлык, балаларның үз туган теленә битараф түгеллегенә дәлил. Викторина сорауларына да җавап биреп, бик матур очрашуның азагында барыбызга да “Рухият” фонды ярдәме белән татар язучыларының яңа чыккан китапларын бүләк итеп куандырдылар.
Рәхмәт аларга безне балалар белән очраштырулары өчен. Мондый очрашулар бик файдалы. Ул балаларда туган телгә мәхәббәт уятуы белән дә, бездә иҗат дәртен дөрләтеп җибәрүе белән дә бик файдалы.
Әнисә Минһаҗева, Жэлил поселогы ветераннар советы председателе.
Бүген Җәлил поселогында 2538 нче сайлау участогында Җәлил поселогы Ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы тавыш бирде.
- Тавыш бирүнең соңгы көнендә, матур һава торышында мин сайлауларга бик яхшы кәеф белән килдем. Без бу сайлауларны үзебезнең киләчэгебез , перспективаларыбыз белән бәйлибез, алар безнең территориянең, республикабызның һәм илебезнең тотрыклылыгына ярдәм итәчәк. Барысын да сайлауларга килергә һәм дөрес карар кабул итәргә чакырам, - дип нәтиҗә ясады Әнисә Галимҗановна.
#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан
Жэлил поселогы башкарма комитеты
2541-нче номерлы сайлау участогына Җәлил мәдәният сарае директоры Шәймухамитова Лилия Тәлгать кызы килде.
- Мин тотрыклылык өчен тавыш бирэм, безнең поселокта яшәүчеләр участокларга килерлэр, уз тавышларын бирерлэр дип ышанам.
#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан
Жэлил поселогы башкарма комитеты
2536 нчы сайлау участогына «Татнефть» ГАҖнең Сарман районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары, Җәлил поселогы Советы депутаты Салихов Хәмит Мисбах улы килде. Ул җәлиллеләрнең гражданлык активлыгы күрсәтәчәклэренэ, тавыш бирү өчен участокларга килеп, киләчәккә карата үз фикерләрен туплауга ышаныч белдерде.
#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Җәлил энергорайонының АО «Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе» инженеры катнашты.
- Мин илебезнең киләчәге өчен тавыш бирәм, - диде Ринат Илгизәр улы.
#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан
Жэлил поселогы башкарма комитеты
Җәлил поселогында Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге житэкчесе Идрисова Гульшат Язкаровна катнашты.
#Выборы2021 #ЕДГ2021 #ЕР16 #ЕРТатарстан
Жэлил поселогы башкарма комитеты
17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенына Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уза. Югары Чыршылы авыл җирлегендә халык сайлауларда актив катнаша. Яшь сайлаучылар инде үз тавышларын бирделәр.